Бүген авыл җирлеге һәм җирле үзидарә Советына сайланып куелган депутатлар Илгизәр Әхмәтханов, Марсель Сарваров инициативасы буенча Бикбау авылы зиратында зур өмә булды. Анда авылда яшәүче ир-атлар да, кунакка кайтучы егетләр дә зур тырышлык күрсәтте.

Бу көнне зиратның сетка коймасы яшел профнастил коймага алыштырылды, чүп үләннәре чабылды, агачлар киселде, шулай ук зират йорты да матурланды – профнастил белән тышланып, түбәсе яшел калай белән ябылды. Койма өчен материал мәчеткә кергән акчаларга алынган булса, зират йорты шушы авылда туып-үскән Разиф Кәримов иганәчелеге белән яңартылды.

Зират тирәсен төзекләндерүдә дүрт шәхси трактор, бер арба таккан шәхси машина, районнан килгән грейдер автомашинасы һәм илледән артык ир-егет көч куйды. Әлеге матур һәм бердәм башланган эш алга таба да дәвамлы булыр, авылдашлар һәрдаим шулай активлык күрсәтер дигән теләктә калабыз.

