19 мартта Ветеринария академиясендә "Карьера көне" узды.
19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе киңәшмә узды. Шуны әйтергә кирәк, игенчелеккә куркыныч очраклары янарга мөмкин булган төбәкләр өчен агроиминләштерү аеруча мөһим, безнең республика да шундый төбәкләргә керә.
Бүген Татарстанның халык артисты, озак еллар Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисты Рөстәм Хан улы Муллин 71 яшендә вафат булды.
Электрон рәвештә социаль өлкәдә хезмәтләр күрсәтү буенча эшне оештыру турында
2019 елның 19 мартында Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру һәм аналарның яңа туган балалардан ваз кичүен булдырмау буенча "Яңа тормыш - яңа өметләр" программасын тормышка ашыру кысаларында, Минзәлә районында Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологлары булачак әниләр белән дәресләр комплексы уздырдылар.
Инвалид балаларга социаль адаптация узу өчен товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр өчен түләүгә ана капиталыннан файдаланырга була.
Илсур Ирек улы Минибаев Балалар иҗат йорты директоры итеп билгеләнде.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында 27 волонтер өйрәнү узды. Дәресләрне Яр Чаллы телеүзәге җитәкчесе Андрей Кокорин уздырды.
20 мартта Минзәләдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның урында утырышы узачак. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшмәкәрләр хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә алалар, бизнес алып бару барышында иклеп туган пробелмаларны билгели алачаклар.
Бүген, 19 март көнне, 18.00 сәгатьтә, Актаныш районының Киров халык театры Валентин Распутинның "Рәнҗетелгән язмыш" спектаклен күрсәтәчәк.