ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Чара кысаларында районның рус һәм мари телле мәдәният йортлары мөдирләре арасында татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтүче уен-викторина узды.

Клуб мөдирләренең татар телен яхшы белүләре ачыкланды.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Бүгенге көнгә 140 минзәләле коронавируска каршы 1 компонентлы прививка ясады, шуларның 40 ы - 2 компонентлы.

Бүген, 2 февральдә, Бөек Ватана сугышы ветераны Ермолаев Дмитрий Михайлович туган көнен билгеләп үтә.

2021 елның беренче ае эчендә Минзәләдә 5 пар никахларын законлаштырды (узган елның шушы чорына) - 8.

3 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә. Күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк.

 

Алабуга дәүләт педагогия университеты директоры Елена Мерзон район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре:шәһәребезнең урта уку йортлары җитәкчеләре, мәктәп директорлары, аларның уку-укыту буенча урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре Минзәлә педагогия көллиятенең конференцияләр залында очрашу уздырды.

 

Әлеге очрашуны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Ул район мәгариф бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Районыбыз мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрелде, мәктәпләрнең мөмкинлекләре шактый киңәйде:интерактив җиһазлар, инглиз,татар ,рус теле укытылуын ассызыклады. Балалар бакчаларының да шактые ремонтлануын, бакчаларда балалар белән шөгыльләнү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылганлыгын бәян итте. Чит телләр өйрәнгәндә укучылар алдында бөтен “дөнья ачыла”, диде. Матди яктан караганда, бик зур эш башкарылган. Хәзер инде укытучылардан югары һөнәри дәрәҗәдә эш таләп итәргә хакыбыз бар диде, Айдар Салахов. Заманча җиһазлар кайтты. Елена Мерзон Алабуга дәүләт педагогия университеты студенты Лиза Санниковага Рәхмәт хатын аның туганына тапшырды. Лиза Санникова шәһәребезнең 3 урта мәктәбен тәмамлап Алабуга дәүләт педагогия университетында белем ала, укуда һәм җәмәгать эшләрендә актив, бик яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/ni-chen-alabugada-minzldn-ukuchylar-bik-az

Бүген Минзәлә районында яшәүче  БВС ветераны Мирзаханов Мирзариф Мирзахан улы туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле гражданнар! Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат килде:

2 февральдә 18 сәгатьтән 3 февральдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү.

Быелгы кышка хас булганча, температураның еш үзгәреп торуы аркасында аның калынлыгы 7 сантиметрдан артмый.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International