Бүген Минзәлә районында яшәүче БВС ветераны Мирзаханов Мирзариф Мирзахан улы туган көнен билгеләп үтә.
Мирзариф Мирзахан улы 1927 елның 2 февралендә Актаныш районының Усы авылында дөньяга килгән. Мирзариф ага 7 ел армия хезмәтендә була, япон сугышында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Хезмәт эшчәнлеген УВоровский исмендәге совхозга багышлый, балтаостасы була. Тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр. Бүгенге көнгә бабайның өч оныгы бар, хәлен белеп торалар.
Хөрмәтле Мирзариф Мирзахан улы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы А.Ф. Сәлахов