Быелгы кышка хас булганча, температураның еш үзгәреп торуы аркасында аның калынлыгы 7 сантиметрдан артмый.
Бер кеше өчен 7 см, ә төркем өчен 11 сантиметр калынлыктагы боз куркынычсыз санала.
Әлеге участокларда куркыныч булу турында шәһәрлеләрне кисәтү өчен мәгълүмат такталары, табличкалар эленә, патруль оештырыла.
Коткаручылар кышкы балык тотуны яратучыларга боз өстенә чыкканчы, шәһәр сулыкларында вәзгыятьне белергә өнди. Әмма коткаручыларның тыюларын колакка элмәүчеләр дә җитәрлек. Штраф - тәэсир итәрлек чара.