Ни өчен Алабугада Минзәләдә укучылар бик аз

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Әлеге очрашуны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Ул район мәгариф бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Районыбыз мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрелде, мәктәпләрнең мөмкинлекләре шактый киңәйде:интерактив җиһазлар, инглиз,татар ,рус теле укытылуын ассызыклады. Балалар бакчаларының да шактые ремонтлануын, бакчаларда балалар белән шөгыльләнү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылганлыгын бәян итте. Чит телләр өйрәнгәндә укучылар алдында бөтен “дөнья ачыла”, диде. Матди яктан караганда, бик зур эш башкарылган. Хәзер инде укытучылардан югары һөнәри дәрәҗәдә эш таләп итәргә хакыбыз бар диде, Айдар Салахов. Заманча җиһазлар кайтты. Елена Мерзон Алабуга дәүләт педагогия университеты студенты Лиза Санниковага Рәхмәт хатын аның туганына тапшырды. Лиза Санникова шәһәребезнең 3 урта мәктәбен тәмамлап Алабуга дәүләт педагогия университетында белем ала, укуда һәм җәмәгать эшләрендә актив, бик яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Елена Мерзон Алабуга дәүләт педагогика университеты бүгенге көндә Татарстан, Россиянең алдынгы уку йортлары рәтендә торуын, 6 факультетта студентлар белем алуын билгеләп үтте. Монда барысы 10 факультет, 20 кафедра, фәнни китапханә, 5 уку-укыту бинасы, 3 тулай торак бар. Биредә хезмәт куючы педагогларның 72 проценты фән кандидатлары һәм кандидатлыкка диссертация яклаган. Районда Минзәлә гимназиясендә укыта торган бер укытучының гына фән кандидаты исеме бар, ә калган мәктәпләрдә фән кандидатлары юк. 2011елның 2 февралендә уку йорты Казан(Идел буе) федераль университетына филиал итеп кушылган. Биредә ел саен бюдҗет урынарына 544 студент кабул ителә һәм барысы 6 бүлектә 4551 студент белем ала.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/ni-chen-alabugada-minzldn-ukuchylar-bik-az

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International