Хөрмәтле гражданнар! Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат килде:
2 февральдә 18 сәгатьтән 3 февральдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү.
3 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә, күз күреме 500 метр һәм аннан кимрәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә:
Кар, һава температурасының күтәрелүе сәбәпле, юеш кар булачак. Бина түбәләреннән кар һәм боз төшүгә бәйле бәхетсезлек очраклары булу куркынычы, шулай ук милеккә матди зыян килү бар.
Коммуналь хезмәтләргә түбәләрне, янкормаларны кардан чистартуга зур игътибар бирергә кирәк. Аеруча кеше күп йөри торган социаль объектлар күздә тотыла.
Гражданнарны игътибарлы булырга чакырабыз. Урамнардан барганда боз сөңгеләре һәм кар ленеп торган йортлардан ераграк булырга тырышыгыз.