Бөек Ватан сугышында катнашкан Ермолаев Дмитрий Михайловичны туган көне белән котлау

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген, 2 февральдә, Бөек Ватана сугышы ветераны Ермолаев Дмитрий Михайлович туган көнен билгеләп үтә.

Дмитрий Михайлович ТАССРның Минзәлә районы Югары Юшады авылында туган.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләр башкара.

1944 елның ноябрендә фронтка җибәрелә. 67 нче запастагы укчы полкта укчы була. 1945 елның сентябреннән 46 нчы управлениедә була. биредә ул конвоир була, әсирләрне саклый. 1951 елда демобилизацияләнә.

Фронттан кайткач, Пермь өлкәсендә эшли. Минзәләгә кайткач, машина йөртүче була. Дмитрий Михайловичның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр. Бабайның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Хөрмәтле Дмитрий Михайлович!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф,кыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән.
Минзәлә муниципаль район башлыгы                         А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International