ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

26-30 гыйнварда "Олимп" спорт мәктәбенең чаңгы бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр атказанган спорт мастеры Андрей Ларьков призына чаңгыда узышу буенча 2005-2006 елларда туган үсмерләр арасында ТР Беренчелегендә катнашты.

 

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте 2012 елдан Пенсиягә дәүләт финанслашуы программасында катнашучы гражданнар өчен 2021 ел дәүләттән алга таба финанслашу белән пенсияне тәэмин итүгә өстәмә иминият взносларын (ӨИВ) түләүнең соңгы елы булуын искәртә.

 

"Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылды.

 

2 февральдә, 14.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе урнашкан бинада (Минзәлә шәһәре, Ленин ур,, 80 нче йорт) ата-аналары алимент түләүдән баш тартучы балигъ булмаганнарның гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне уздырылачак.

 

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте 2021 елның 31 мартына кадәр ЗАГС органнарында балалар туу теркәлгән гаиләләргә 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә гариза тапшыру зарурлыгын искәртә.

 

4 февральдә, 13.00 сәгатьтә, Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җәмәгать туклануы өлкәсендә контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе кануннары үтәлеше белән бәйле "Җәмәгать туклануы" тармак проектын гамәлгә ашыру кысаларында, салым түләүчеләрне "Контроль-касса техникасын куллануда яңалыклар" темасына мәгълүмати вебинар уздыра.

 

06 февральдә, 10.00 сәгатьтә, Ленин исемендәге үзәк стадионда "Татарстанның чаңгы юллары-2021" район гавами ярышлар узачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының урында уздырылачак утырышына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белән берлектә, 2 февральдә, 10.00 - 17.00 сәгатьләрдә "Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында укучыларга сәламәт кайнар туклануны оештыру турында" мәсьәләсе буенча "Хатын-кыз игътибары" кайнар телефон элемтәсе уздыра.

 

2 февральдә Россиядә Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Бу сугыш Сталинградны ике йөз көн дәвамында оборонада тоткан совет сугышчыларының батырлык үрнәге булып тора.

 

ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ НӘТИҖӘЛЕЛЕК РЕЙТИНГЫНДА БЕРЕНЧЕ УРЫН АЛДЫ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International