Татарстан - лидерлар арасында беренче

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ НӘТИҖӘЛЕЛЕК РЕЙТИНГЫНДА БЕРЕНЧЕ УРЫН АЛДЫ

Росреестр территориаль органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәяләмә күрсәткечләре буенча рейтинг төзегән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткечләр буенча 1 нче урын Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе коллективында.

Нәтиҗәлелек рейтингы эшчәнлекнең төп юнәлешләре: хокукларны һәм кадастр учеты, җир күзәтчелеге, җир төзелеше һәм кадастр эшчәнлеген теркәү буенча бөтен Россия буенча Росреестрның һәр территориаль идарәсе эшчәнлеген тасвирлаучы төрледән-төрле күрсәткечләрне исәпкә ала.

Татарстан Росреестрының 2020 елда куелган бурычларны башкаруын "Сезнең контроль" сайтында гражданнарга бәйсез анкеталау раслый. Әйтик, Татарстан Росреестры дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына уңай бәя бирүче затлар өлеше 2020 елда  99,96% тәшкил итә.

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International