2 февральдә, 14.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе урнашкан бинада (Минзәлә шәһәре, Ленин ур,, 80 нче йорт) ата-аналары алимент түләүдән баш тартучы балигъ булмаганнарның гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне уздырылачак.
Әлеге мәсьәлә актуаль булган гаиләләрне чакырабыз.