2 февральдә Россиядә Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Бу сугыш Сталинградны ике йөз көн дәвамында оборонада тоткан совет сугышчыларының батырлык үрнәге булып тора.
Сталинград сугышы - Икенче Бөтендөнья сугышының иң эре бәрелешләренең берсе. Ул 200 көн дәвам иткән. кызыл Армия дошманның стратегик инициативасын тартып ала һәм аны сугыш ахырына кадәр тотып тора.