ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга

17 июлдән 9 августка хәтле  “Тургай” социаль приютының 5 тәрбияләнүчесе Крым Республикасы Севастополь шәһәрендәге “Атлантус” балалар савыктыргыч лагеренда ял иттеләр.

Гимназиянең өч укучысы – Лилия Акберова, Алинә Низамова һәм Айсылу Хәбирова “Сәләт-Болгар” лагерена бардылар, аннары Алексеевск районының Изге Биләр җирендә үткәрелгән III нче “Сәләт” Халыкара белем бирү форумында катнаштылар.


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
"Автоледи – 2014" бәйгесенең Республика эпабы 15 август көнне Казанда узачак.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе

Беренче графа – урак алдынгылары, икенче – хуҗалык исеме, өченче – урак башыннан эш күрсәткечләре (тонналарда)

“Сөт иле-Чулман” бүгенге көндә урак темплары буенча башкаларга үрнәк булып тора.
Районда ТР Министрлар Кабинетының 1134 санлы карары нигезендә силос һәм фермаларны капиталь ремонтлау программасы быелдан башлап тормышка ашырыла башлады
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен яклау максатында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ашлыкка минималь бәяләр раслады

Тикшерү изоляторында, төрмәләрдә утыручыларның яшәү шартларын яхшырту турында күп сөйлиләр хәзер. Ә бездә ничек?

Күптән түгел Минзәлә шәһәр Советы утырышында территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС) оештыру турындагы мәсьәлә каралды

Кадрәк ындыр табагында эш кайный, биредә ашлык чистарту агрегатларын аталы-уллы Вячеслав һәм Артем Кириллов, Әхмәт Хөснетдинов, Ильнур Әхәтов, Фәнис Галиевлар җитештерүчән хезмәтләндерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International