Районда ТР Министрлар Кабинетының 1134 санлы карары нигезендә силос һәм фермаларны капиталь ремонтлау программасы быелдан башлап тормышка ашырыла башлады.
Район башлыгы Айдар Салахов төзүчеләр һәм подрядчылар катнашында фермалар ремонтының торышы белән танышып чыкты.
“Сөт иле Чулман” филиалы Тәкермән хуҗалыгының Югары Тәкермән авылындагы фермада төзекләндерү эшләре башланмаган. Шушы көннәрдә Казандагы филиалның җитәкчелеге белән килешенеп, уртак тел табып эшне кичекмәстән башларга кирәклеген ассызыклады Айдар Фәслахович.
“Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгы Наратлы Кичү авылындагы фермада эш башланган, түбә ябу өчен тимер эшләнмәләрне эретеп ябыштыру бара. Ферманың тамбурын кирпечтән төзегәннәр һәм хәзер аны штукатурлыйлар. Яңа Тәкермән авылындагы фермада да төзекләндерү эшләре башланган, иске шифер түбә алынган, монда торак тирәсендәге тупылларны кисеп утарны зурайтасы бар. Җәмәк авылындагы фермада бозаулату бүлегенең түбәсе профнастил белән ябылган, җилләтү җайланмасын гына эшләгәндә бераз хата җибәрелгән, аны зурайтырга кирәк булачак. Җилләтү җайланмасын озынайтып эшләсәң торак эчендә һава да яхшырачак, яктылык та күбрәк төшәчәк. Монда эшләр системалы бара, яхшы эшләнгән дип, билгеләп үтте район башлыгы Айдар Салахов.
сан
Фермаларны һәм силос базларын капиталь төзекләндерү өчен акчаның бер өлешен Россия Федерациясе бирә. Районыбыз буенча 200 баш сыерга исәпләнгән ике һәм 100баш сыерга исәпләнгән 7 сыерлар торагы, биш силос базы быел сафка басарга тиеш.
Дилфас ГАЛИЕВ