Минималь бәя

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен яклау максатында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ашлыкка минималь бәяләр раслады.

Бу бәяләр кредитларны (ГУП “РАЦИН” һәм ОАО “Татагролизинг”) каплаганда кулланылачак. Ә бурычлылар Минзәләдә җитәрлек. Шуның 9563 мең сумы быел кайтарылырга тиеш. Иң зур бурыч үзгәрешләр баручы “ВАМИН”да. Өченче класслы бодайны 8 мең сумнан (тоннасы) түбән бәядән алырга тиеш түгелләр. Дүртенче класслысы – 7500 сум, бишенчесе – 7000 сум торачак. Арышны 5-6 мең сумга кабул итәчәкләр. Борчак кыйммәт тора – 7400 сум, арпа – 6500,солы – 5500 сум. Рапс белән карабодайны килешенгән бәягә урнаштырып булачак.

Элеватор җитәкчеләре белән килешенеп ашлыкны киптерү- чистарту, саклау бәяләре дә ачыкланды. Ашлык җитештерүнең үзкыйммәте һәр хуҗалыкта төрлечә. Шуңа үз кирәк-яракларыңа сатып алганда бәяләр әлеге суммадан югарырак булырга мөмкин. Пай җирләре өчен ашлыкны әлеге бәяләрдән күтәрмәсләр, шәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International