Тикшерү изоляторында, төрмәләрдә утыручыларның яшәү шартларын яхшырту турында күп сөйлиләр хәзер. Ә бездә ничек?
Без бу хакта ачык ишекләр үткән көнне учреждение начальнигы Тимур ЯРУЛЛИН белән сөйләштек.
– Сез биредә тик ятмыйсыз икән. Ремонт эшләрен нинди акчага алып барасыз?
– Акча бирелә, әмма иске бинаны ул акчага гына яңартып булмый. Шулай да соңгы ике елда тикшерү изоляторының барлык камераларында да агач идәннәр җәелде, тәрәзәләр пластикка алыштырылды, бәдрәфләр дә бүлеп куелды. Бүгенге көндә режим корпусында мәҗбүри вентиляция системасын монтажлау бара. Ремонт эшләрен тагын да киңәйтеп, биредә тотылучыларның яшәү шартларын яхшырту өчен финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булса, бик рәхәтләнеп риза булачакбыз. Бүгенге көндә монда тотылучыларның 10% ын Минзәлә районында яшәүчеләр тәшкил итә.
– Изолятор белән танышып йөргәндә ике үзенчәлеккә игътибар иттем. Ике бүлмә җиһазланмаган килеш буш тора, уку классында да белем эстәүчеләр күренми.
– Гомуми тенденциягә ияреп без дә ике конфессия дине тотучылар өчен бүлмәләр бушаткан идек. Кызганычка каршы, аларны җиһазлауга акча кирәк. Атакай да, имам хәзрәт тә бездә булгалыйлар, әмма аларның да финанс белән ярдәм итәргә мөмкинлекләре юк күрәмсең. Юкса, дин тотучылар бар биредә. Хәтта ураза тоттылар.
Бездә кече яшьтә закон бозучылар бар. Әмма районда кичке мәктәп ябылгач, район мәгариф бүлеген бездә утыручылар потенциаль укучылар кызыксындырмый башлады.
– Кайбер камераларның ишекләренә кызыл сызык белән тәмәке рәсеме сызылган түгәрәк стикерлар булуына да күз төшердем. Бу нәрсәне аңлата?
– Мондый стикерлы камераларда тәмәке тартмаучылар утыра. “ Җинаять кылуда шикләнүче һәм гаепләнүче затларны тоткынлыкта тоту турындагы” 103-ФЗ РФ Федераль Законы нигезендә тәмәке тартучылар һәм тартмаучылар мөмкинлек булганда аерым урнаштырылалар.
– Монда утыручыларның китап уку мөмкинлеге бармы?
– Китапханәбез мәктәп программасы буенча булса да язучылар әсәрләренә бай. Өйдә китаплары артык булучылар, безгә китерә алалар, бик теләп кабул итәбез.
– Заманында акчаның бер өлешен сез үзегез эшләп таба идегез?
– Хәзерге законнар нигезендә без бизнес белән шөгыльләнә алмыйбыз. Хәтта бездәге кибет тә Ульяновск өлкәсендәге режим объектына карый. Элеккеге ярдәмче хуҗалык биналарын сүтеп аттык. Хуҗалык блогында эшләүчеләр, хәзер изоляторда тотылучыларга икмәк, ашарга пешереп торалар. Кер юалар, чисталык саклап кына торалар. – Хәзер ул җир буш торамы?
– Әлегә буш. Тикшерү изоляторы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә расланган “Җинаятьләрне үтәтү системасын үстерү (2007-2016 нчы еллар)” федераль максатчан программага кертелде. Ярдәмче хуҗалык бинасы территориясендә заман таләпләренә туры китерелгән 160 урынлы яңа режим корпусын төзү планлаштырыла. 2015 елда проектлауны төгәлләсәләр, 2016 елда 4 катлы корпус төзеләчәк. Бүгенге көндә җир участогын формалаштыру буенча эшләр алып барыла.
– Ә искесен сүтәсезме?
– Юк. Ул үз функциясен үтәүне дәвам итәчәк.
– Димәк, изоляторда тотылучылар саны гына түгел, хезмәткәрләр саны да артачак.
– Әйе, без бүгенге көндә дә 5 кешене эшкә ала алабыз. 18-40 яшьлек армиядә хезмәт итеп кайткан ир-атларны бик теләп көтәбез.
сан
Федераль закон нигезендә, камераларда утыручы бер кешегә санитар норма буенча 4 квадрат метр урын туры килергә тиеш. Бездә ул сакланмый, яңа корпус төзергә, әнә шул фактта нигезләмә булып тора.
безнең белешмә
Режим корпусы 1806 елда төзелә һәм император Александр I вакытында төрмә функциясен үти башлый. 1878 елда ул яңартыла (бүгенге хәле) һәм биредә кыска вакытлы ирегеннән мәхрүм ителгән якын-тирәдәге кешеләр дә тотыла башлый. 1886 елдан башлап бик сирәк булса да үлемгә хөкем итү карарын тормышка ашыра башлыйлар. Ә 20 нче гасырның утызынчы елларында үлемгә хөкем итү карары исемлекләп үтәлә. 1947 елда ул күчереп йөртү төрмәсе, 1958 елда Чистай төрмәсе филиалы, 1962 елдан тикшерү изоляторы функцияләрен үти башлый.
Илдус ШАҺИЕВ