Күптән түгел Минзәлә шәһәр Советы утырышында территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС) оештыру турындагы мәсьәлә каралды.
Җәмәгать үзидарәсе оештыру идеясе шәһәребездә яшәүче бер төркем гражданнарның инициативасы буенча барлыкка килгән. Шәһәр Советы утырышында ТОС оештыру тәртибе турында положение расланган. Бүгенге көндә моның буенча әзерлек эшләре бара. Территориаль җәмәгать үзидарәләре территорияләренең чикләре билгеләнгән, моның өчен шәһәр территориясен 5 өлешкә бүлеп, Северный, Театральный, Изыскательләр, Центральный, Больничный участоклары буенча җәмәгать үзидарәләре булдырыла. Халык саны ягыннан караганда, аларның һәркайсында 2 меңнән алып 3 мең кешегә кадәр исәпләнә.
– Һәрберсендә бер җаваплы вәкил сайлап куелачак, әлеге кандидатураларны барлап куйдык инде. Шушы араларда алар халыкка хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре белән берлектә әлеге җәмәгать үзидарәләренең эш планын төзиячәкләр, 1 сентябрьдән алар үзләренең эшчәнлекләрен башлап җибәрәчәкләр, – диде безгә шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева.
Территориаль җәмәгать үзидарәләре халык белән эшләү, мәдәни-ял чаралары оештыру, яшәгән урыннарны төзекләндерү һ.б. шәһәр тормышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне күздә тота. Шуңа күрә җәмәгать үзидарәсе “вожаклары” үз участокларында иҗтимагый проблемаларны чишүдә, микрорайоннарда мәдәни, массакүләм чараларны оештыру һәм үткәрүдә активлык күрсәтерләр дип көтелә.
безнең өстәмә
Мондый ТОСлар республикабызның Лениногорск, Чистай шәһәрләрендә күптәннән эшләп килә. Алар башта җәмәгать башлангычы буларак яшәп килсә, тора-бара алар бюджеттан финанслана башлаган. Минзәлә шәһәре территориаль җәмәгать үзидарәләренең эшчәнлеген координацияләү өчен коммерцияле булмаган фонд оештыру күздә тотыла.
Флүрә МУСИНА