“Сөт иле-Чулман” бүгенге көндә урак темплары буенча башкаларга үрнәк булып тора. Биредә барлык мәйданнарның 51 проценты суктырып алынган. Район буенча әлегә 39 процент кына. Игеннәрнең тигезсез өлгерүе өстенә (егып суктырырга ургычлар җитешми) соңгы яңгырлар уракны нык тоткарлады.Бер гектардан 20,5 центнер уңыш чыга. Көзге чәчү өчен җир эшкәртү дәвам итә. Иркәнәш, Тәкермән басуларында көзге чәчү башланды.