ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
Районда дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча объектлар төзелешендә, капремонтлауда катнашучы подрядчылар арасында күпләргә таныш булган “Сфера Строй” ҖЧҖның баш инженеры булып эшли Артур Микаелян

Зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләре һәм җитәкчеләр өчен махсус оештырылган киңәшмәнең практик өлеше “Сөт иле-Чулман” филиалы Тәкермән хуҗалыгы базасында үтте.

Район мәдәният сараенда 10:00 сәгаттә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына, һәлак һәм вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел” юбилей медальләре тапшырылачак.

Зур һәм вәкаләтле деле­гацияне – аның составын­да Татарстан Президенты киңәшчесе Равил Мора­тов, Идел буе Федераль округының Татарстанда­гы баш федераль инспек­торы Ренат Тимерҗанов, ДОСААФның Татарстандагы идарә рәисе Радий Зарипов һәм башкаларны – район башлыгы Айдар Салахов каршы алды һәм районда хәрби- патриотик эшчәнлекнең торышы белән таныштырды. 

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан пенсиянең тупланма өлеше пенсиянең мөстәкыйль төре буларак аерылып чыкты.


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Әтрәкле авылында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты бик эчтәлекле һәм күңелле булды. 

Инглиз теле – дөньяви берләшмә коммуникациясенең төп инструменты. Бүген аны өйрәнүгә мөһим урын бирергә кирәк. Ләкин ничек өйрәнергә? Кайсы яктан якын килергә? Инглиз телен практик максатларда ничек файдаланырга? Әлеге сорауларга җавап табарга безгә Минзәләдә “BIG BEN” инглиз теленә өйрәтү мәктәбен ачкан Сәид Хөснетдинов ярдәм итте.

Балалар иҗат йортында янгын куркынычсызлыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының Бөтенроссия район этабы узды.

Кибет киштәләре күптөрле продуктлар белән шыплап тулган. Шулар арасыннан файдалы һәм сыйфатлы ризыкларны сайлап алу өчен кулланучыга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Гадәттә, чит регионнардан кертелгән продуктларда теге яки бу кимчелекләр табыла, ә җитештерүчедән кибеткә кадәр кыска юл үткән продуктлар күпкә сыйфатлырак.

“Сәламәт туклану – сәламәт яшәү рәвеше” девизы астында узган Бөтендөнья кулланучылар көне уңаеннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгече Ләйсән Фатыйхова “Тәмле” супермаркеты белән берлектә доктор колбасасына, Голландия сырына, төеп пешерелгән тавык итенә һәм “Греческий” салатка дегустация уздырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International