Бик күңелле булды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Әтрәкле авылында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты бик эчтәлекле һәм күңелле булды.

Тамашачылар сәхнәдә ут өертеп биегән “Очкын” бала­лар бию коллективы (укытучы Әлфисә Гәрәйханова үзенең бию түгәрәгендә инде берничә ел укучылар белән төрле биюләр әзерли), “Сердәш” во­каль ансамбле, Җиңүнең 70 еллыгына карата нәфис сүз осталары чыгышларын яра­тып карадылар. Пучы авы­лыннан килеп эшләүче Илдар Шәмсемөхәммәтов Әтрәкле башлангыч мәктәбе каршын­да эшләп килүче курайчылар ансамблен җитәкли. Әлеге ансамбль чыгышы авыл халкының күңелен сөендерде.

Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, сугыш башла­ну һәм авылдашларыбыз­ны сугышка озату күренеше сәхнәләштерелде. Олы яшь- тәге тамашачыларыбызның күңелләреннән 70 ел элек булган вакыйгалар үткәндәй булды, күзләре яшьләнде.

Концерт барышында ав­тор-башкаручылар – Кифая апа Рахматуллина һәм Гөлгенә Гильмуллиналарның йөрәкләреннән чыккан матур шигырьләре программаны бик эчтәлекле итте. Фәрсия апа Бәйрәмова, нәкъ артист­лар кебек оста итеп, Гөлшат Зәйнәшева шигырен укы­ды. Безне, авылдашларны сөендереп, мәдәният йортын­да гармун моңнарына күмүче – Шайхуллин Расих, бәйрәмнең олы бизәге иде. Илүзә СОЛТАНГАЛИЕВА,

китапханәче 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International