Иҗат остаханәсе

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Балалар иҗат йортында янгын куркынычсызлыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының Бөтенроссия район этабы узды.

Конкурсның максаты янгын килеп чыкканда һәм гадәттән тыш хәлләр булганда балаларның осталыкларын формалаштыру һәм аларны ныгыту иде. Конкурс өч төрле яшь төркемендә һәм өч номинациядә үтте. Анда барлыгы 13 уку йортыннан һәм балалар бакчасыннан 73 бала катнашты. Бу эшләрдән барлыгы 17 эш республика этабында катнашыр өчен сайлап алынды. Тәкъдим ителгән эшләрдә рәсем сәнгате, шулай ук пластилиннан, кәгазьдән аппликация, 3Д рәсемнәре бирелгән иде. Район этабында җиңүчеләргә грамоталар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International