Агымдагы елның 1 гыйнварыннан пенсиянең тупланма өлеше пенсиянең мөстәкыйль төре буларак аерылып чыкты.
Пенсиягә хокукны РФ Пенсия фонды, шулай ук дәүләтнеке булмаган (әгәр сезнең пенсия тупланмалары шунда формалаша икән) пенсия фонды да билгели ала.
Тупланма пенсияне формалаштыручы акчаларны пенсия тупланмасы дип атыйлар. Алар Россия Пенсия фонды тарафыннан булачак пенсионерның теләге буенча идарәче компаниягә яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына тапшырыла. Аннары инвестицияле керем алу өчен кыйммәтле кәгазьләр базарында инвестицияләнә.
Иминиятләнгән пенсиядән аермалы буларак, тупланма пенсия булачак пенсионерның теләге буенча формалаша.