Зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләре һәм җитәкчеләр өчен махсус оештырылган киңәшмәнең практик өлеше “Сөт иле-Чулман” филиалы Тәкермән хуҗалыгы базасында үтте.
Тәҗрибә уртаклашу район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов җитәкчелегендә узды. Ул үз чыгышында фермаларда 3 мең урын-түшәк ясалуын, быел 2 мең урын-түшәк ясалачагын белдерде. Семинарда катнашучыларга бер, ике һәм өч айлык бозауларны алып үлчәп күрсәттеләр. Бер айлык бозау – 32, ике айлыгы – 52, өч айлыгы 84 килога үскән. Контроль үлчәүнең кирәклеге тагын бер кат аңлатылды. Бозау караучыларга премия бирү өчен генә түгел, ә малларның нәкъ менә бер яшькәчә үсү мөмкинлеге күбрәк булганы өчен. Бу чорда ныклап ашатырга гына кирәк. Бу бозаулар уртача алганда да көнгә 750 граммнан артык үсеш биргәннәр дигән сүз. Тәкермән авылы клубында үткән теория өлешендә район башлыгы Айдар Салахов һәм “Азык өстәмәләренең фәнни-тикшеренү үзәге” ҖЧҖ җитәкчесе, профессор Алексей Якименко катнашты. Ул малларны тиешле рацион төзеп ашатырга кирәклеген, безнең терлекчеләрнең эш- ләргә теләкләре барлыгын ассызыклап үтте. Терлекчелек тармагына фәнни яктан якын килеп кенә, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешеп булаячагы көн кебек ачык. Малларның ашказанында азыкның ничек итеп эшкәртелүен, аларның сәламәтлеге һәм алардан алган продукциянең сыйфаты турында да уйларга вакыт җиткәндер. Сыерлар бәйдә торырга тиеш түгел, алар иркендә, саф һавада йөрергә һәм аларга кыш чыгар өчен һәр сыерга өч тонна исәбеннән печән дә кирәк. Ул шулай ук безнең җирлектә маллар асрау өчен табигать бөтен мөмкинлекләр бирүен дә билгеләп үтте. Профессор малларга ашату өчен крахмал, пектин, протеин, микро һәм макро элементларга бай булган кузак- лы культуралар чәчәргә, кукуруз бөртеген изеп, борчак сенажы ашатырга өндәде. Гомумән алганда малларга кукуруз силосы ашатуның файдасы аз, люцернадан сенаж салып, сыйфатлы азык ашату турында ныклап уйланырга вакыт та җитте, диде ул.
Бүгенге көндә, терлекләргә бирелгән азыкка тирәнтен анализ ясап, баланслап ашату өчен бөтен булган өстәмәләрне билгеләп, сыерларның сөт бирүчәнлеген һәм яшь мал- ларның үсешен арттыру өчен нәрсәләр ашатырга кирәклеге хакында тагы бер кат сөйләде мөхтәрәм г алим. Р айон б ашлыгы Айдар Салахов исә, югары продуктлы маллар әзерләү өчен ятаклардан тыш бозауларны контроль үлчәүнең даимилеге, ашату рационының төгәл саклануы, хуҗалыклар фермаларында ясалган өзлексез су эчертү җайланмаларының, азык өстәлләренең уңай тәэсире булуын да билгеләп үтте.
Дилфас ГАЛИЕВ