“Сәламәт туклану – сәламәт яшәү рәвеше” девизы астында узган Бөтендөнья кулланучылар көне уңаеннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгече Ләйсән Фатыйхова “Тәмле” супермаркеты белән берлектә доктор колбасасына, Голландия сырына, төеп пешерелгән тавык итенә һәм “Греческий” салатка дегустация уздырды. Ул көнне кибеттә кеше күп йөрүгә ка- рамастан, вак-вак кисәкләргә бүленеп өстәлләргә тезеп куелган ризыкның тәмен татырга теләүчеләр сирәк булды. Туктап авыз итәргә вакытлары аз дияр идең, кайбер сатып алучылар бер үк то- вар тирәсендә унбишәр минут бөтерелә. Дегустациягә куелган ризыкларны аз кулланылыштагы продуктлар дип тә әйтеп булмый – күбебезнең өстәленнән колбаса өзелми, сусыл яшелчәләрдән ясалган яңа төрле салат та организм өчен витаминнар чыганагы булып тора. “Бушлай ашау бит, моның өчен акча сорамыйлар” – дип шаяртуга да: “Без тук” – дип йөз чөереп китүчеләр булды. Күрәсең, дегустация минзәләлеләр өчен әлегә ят процесс. Ә бит дегустациянең максаты – ике-өч кат полиэтилен пакет- ка төрелеп киштәгә куелган товарларны халык хөкеменә ачып салу, тәмен, сый- фатын ачыклау, үзара фикер алышу. Шулай да үз сәламәтлекләренә, тук- лану ризыкларына битараф булмаучы кулланучылар товарларның тәмен та- тып карадылар. Ошаган ризыкларын шунда ук сатып алдылар, өйдә запас- лары булганнар соңрак килеп алачакларын белдерделәр.