Инглиз теле – дөньяви берләшмә коммуникациясенең төп инструменты. Бүген аны өйрәнүгә мөһим урын бирергә кирәк. Ләкин ничек өйрәнергә? Кайсы яктан якын килергә? Инглиз телен практик максатларда ничек файдаланырга? Әлеге сорауларга җавап табарга безгә Минзәләдә “BIG BEN” инглиз теленә өйрәтү мәктәбен ачкан Сәид Хөснетдинов ярдәм итте.
Сәид Казан федераль университетының Көнчыгыш телләре һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының икенче курсында белем ала. Әлеге уку йортында уку авыр, күптөрле чит телләр укытыла. Сәид инглиз теле белән кытай телен өйрәнә. Яшь егетнең уена инглиз теленә өйрәтүче мәктәп ачу идеясе килә. Моның өчен аңа җиң сызганып эшләргә, белем бирүнең үз методикасын төзергә туры килә. Сәид Хөснетдинов: – Минем методика башкалардан нык аерыла. Укытыла торган материалларны кыскартып, аннан таблица ясадым. Әлеге таблица ярдәмендә кыска гына вакыт эчендә төпле белемнәр алырга мөмкин. Максатым – теләге булганнарны иркен аралаша алырлык дәрәҗәдә инглиз теленә өйрәтү. Чит илгә баргач, кешеләр шул ил халкы белән бернин- ди киртәләрсез аралаша алырлык дәрәҗәдә. Шулар хакында уйлап, телне өйрәнүнең база калыбын төзедем дә инде. Сәид уйлавынча, инглиз теле бүгенге көндә интернациональ тел. Шуңа күрә мегаполис- лардагы мөмкинлекне кечкенә шәһәрләрдә дә сынап карарга тели. Ул ике мәктәп ачкан, шуның берсе – бездә, ә икенчесе – Җәлил бистәсендә. Сәид Хөснетдинов: – Бүгенге көндә Минзә- ләдәге мәктәпкә 50 укучы йөри. Алты кешедән торган группаларда укытабыз. Ике укытучы белем бирә. Барлык укучыларыбызга да инглиз теленә өйрәнүне кызыклы хобби буларак кабул итәргә ча- кырабыз. Соңрак әлеге хоббилары аларга зур файда китерергә мөмкин бит. Иҗади һәм эмоциональ якын килеп, югары дәрәҗәдә белем бирү төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренә ия булган укучыларыбызда уңай кайтаваз тапты инде. Сөйләм теленә акцент ясап, мәктәп укытучылары укучыларга алган белемнәрен практикада кулланырга уңай мохит тудыралар.