ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

РФ Пенсия фондының Минзәлә һәм Мөслим рай­оннары буенча бүлеге 2014 елда пенсия түләү өчен 1 млрд 961 млн сум акча сарыф иткән.

Район хуҗалыкларына барлыгы 1534 тонна амми­ак селитрасы, 140 тонна карбамид, 214 тонна диам­мофоска кайтарылды.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
10.04.2015 - авылда яңа стела ачтылар.
Татарстан Республика Президенты сайтында татар милли бәйрәме Саҗан туен уздыру буенча карар чыкты. Безнең районда 6-7 июнь.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Николаевич Гордов исемендәге Минзәлә кадет интернат-мәктәбенең 9 кадеты 4 нче номерлы тикшерү изоляторына бардылар.


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

1945 елда чыккан “Ленин Байрагы” район газетасындагы язмаларга күзәтү ясавыбызны дәвам итәбез. Газетаның 3 нче саны 21 нче гыйнварда чыга.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев карары белән 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның төп максаты – шәһәребездә һәм авыл җирлекләрендә санитар чисталыкны тәэмин итү.

ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 23 мартындагы боерыгы нигезендә, республикада 23 марттан башлап, махсус күрсәтмә кабул ителгәнчегә кадәр, янгынга каршы махсус режим урнаштырыла.

Район хакимиятенең утырышлар залында район муниципаль хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркатипләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру мәсьәләсенә багышланган семинар-уку оештырылды. Әлеге мәсьәлә коррупциягә каршы законны тормышка ашыруга бәйле иде.


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Быел Гөлшат Зәйнашева көннәре 10 апрельдә була һәм тулысынча Юга­ры Тәкермән авылында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International