Пенсия фонды бюджеты

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

РФ Пенсия фондының Минзәлә һәм Мөслим рай­оннары буенча бүлеге 2014 елда пенсия түләү өчен 1 млрд 961 млн сум акча сарыф иткән.

Шул ук вакытта 2014 ел өчен ПФРның Минзәлә районы буенча идарәсе бюджетына – мәҗбүри пенсия иминиятенә – 240,7 млн сумлык, мәҗбүри медицина иминиятенә 51,2 млн сумлык иминият взнослары керде. Бу күрсәткечләр районның ни дәрәҗәдә дотацияле икәнен күрсәтә дә инде. Ими­ният взносларының түбән булуы мәшгульлекнең формаль булмавы, “соры” хезмәт хакы алу белән бәйле, болар хәзер эшләүче булачак пенсионерның пенсиясенә тискәре йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International