Фестиваль Тәкермәндә була

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Быел Гөлшат Зәйнашева көннәре 10 апрельдә була һәм тулысынча Юга­ры Тәкермән авылында үтәчәк. Биредә Казан кунакларын олылап кар­шылау өчен зур әзерлек чаралары алып барыла. Авылга керә торган стела яңартыла. Анда Гөлшат апа Зәйнашева язган шигъри юллар да бар. Керү юлындагы агачларның ябалдашлары киселде. Җәйгә чыккач алар ма­тур булып торачак. Искә алу тантанасы клубта 14 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International