1945 ел – минзәләлеләр ГТО тапшыра

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

1945 елда чыккан “Ленин Байрагы” район газетасындагы язмаларга күзәтү ясавыбызны дәвам итәбез. Газетаның 3 нче саны 21 нче гыйнварда чыга.

Алгы бит тулысы белән “Ленин – Ста­лин идеологиясенә” багышланган. Зур итеп В.Ленин сурәте бирелгән: “бездән китүенә 21 ел тулды” диелгән.

Шул ук мәкаләдә сугыш вакыйгалары хакын­да да берничә җөмлә белән әйтеп кителгән.

“Сугыш дошман территориясенә күчерелде. Кызыл Армия безнең дәүләтебездән читтә сугышлар тарихында тиңдәше булмаган походлар ясады. Дошман­ны куып барып, совет сугышчылары поля­кларга, сербларга, хорватларга, словяннар­га чехларга, словякларга, норвегиялеләргә һәм Европаның башка халыкларына фа­шизм коллыгыннан котылуда, азатлык һәм бәйсезлек яулап алуда булышлык итәләр...”

Икенче биттә “Күзкәй кустындагы колхозларның кырчылык бригадасы брига­дирлары, агротехникалары һәм терлекче­лек работниклары куст киңәшмәсендә алган социалистик ярыш йөкләмәләре” бирелгән. Йөкләмәләрне 13 пунктка бүлеп биргәннәр, шуларның берничәсе:

“1. Язгы чәчү өчен җитми торган чәчү ор­лыкларын колхозчыларның һәм колхозчы хатын-кызларның үз запасларындагы ашлы­кларыннан туплау юлы белән 20 февральгә кадәр 100 проценты белән тәэмин итәргә...

2. К олхоз п равлениесе т арафыннан бирелгән кар тоту, көл һәм кош тизәге җыю планын барлык бригадаларда срогыннан элек арттырып үтәргә... Басуга тирес чы­гаруда “Ватан” колхозының эш тәҗрибәсен – тиресне атлар, мөгезле эре терлекләр һәм кечкенә чаналар белән чыгаруны киң җәелдерергә...

3. Һәрбер кырчылык бригадаларында агро­укуларны һәм терлекчелек фермаларында зооукуларны системалы рәвештә айга 3 тапкыр үткәреп барырга...

...6. МТС өчен нефть базасыннан ягулык ташуны һәм газогенераторлы машиналар өчен шакмак хәзерләүне 1 мартка кадәр тәмамларга.

7. Һәрбер кырчылык бригадасы өчен фер­малардагы, шулай ук колхозчыларның үзләрендәге сыерлардан һәм үгезләрдән иң кимендә 5-8 баштан алып 19 башка кадәр мөгезле эре терлекне җигүле эшкә өйрәтергә һәм аларны хәзердән үк тирес чыгару һәм башка шуның шикелле практик эшләрдә файдаланырга

8. Колхозның төп терәге булган атларны дөрес файдалануны һәм яхшы тәрбияләүне оештырып, 1 нче апрельга кадәр бригадада­гы барлык атларны уртадан да ким булма­ган көрлеккә җиткерергә...

...13. Язгы чәчүгә хәзерлек барышында һәрбер кырчылык бригадасында стена га­зеталарын һәм “Сугышчан листок”ларны регуляр рәвештә чыгарырга һәм бу стена газеталарында, “Сугышчан листокларда” гомумән бригаданың язгы чәчүгә хәзерлектә яхшы эшләүче һәм сүлпәнлек к үрсәтүче кол­хозчыларны, бригада белән бригада һәм колхозчы белән колхозчы арасындагы с оциа­листик ярыш барышын киң рәвештә яктыр­тырга...”

Тырыш, эшчән авыл кешесен газета битләрендә һәрвакыт мактап телгә алганнар. Әлеге санда “Марс” колхозы савымчысы ха­кында мондый юллар бар:

“Зәйнәп иптәш Фаррахова үзенә беркетелгән 20 баш сыерны яхшы тәрбияли. Аларны вакытында ашата һәм эчертә. Ул быел инде 10 баш бозау алды, алар барысы да исән һәм көрлекләре яхшы.” Язманың ав­торы – Ф.Адиев.

булса да, үзенә дөнья вакыйгаларын да, ил- көн хәлләрен дә сый­дырган, район колхоз- совхозларының эш нәтиҗәләрен дә яктыр­тып барырга урын тап­кан. 26 нчы гыйнвар көнне газетаның чират­тагы 4 нче санында зур шрифт белән “1945 нче елның 17 нче январен­нан 23 енә кадәр үткән вакыт эчендәге сугыш хәрәкәтләрен күзәтү” китерелгән. Мәкалә эчендә Мәскәүдәге Кремль башнясы сурәте куелган.

“3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре һөҗүмгә күчтеләр... Не­мецлар командованиесе Көнчыгыш Пруссиядә үзенең сайланган дивизияләрен туплаган. Безнең гаскәрләр артил­лерия һәм авиациянең тупланган ярдәме белән немецларның озак вакытка исәпләнеп, эчкәрегә кертеп ясалган оборонасын өзделәр һәм бик каты сугышлардан соң Пилькаллен, Рагнит, Тильзит, Жиллен, Гум­биннен шәһәрләрен һәм Көнчыгыш Пруссиядәге күп кенә башка шәһәрләрне алдылар...

1 нче Украина фрон­ты гаскәрләре һөҗүм сугышларының ун көне эчендә дошманның 480 танкысын һәм самоход орудиеләрен, 900дән ар­тык орудиеләрен, 420 бронетранс портерла ­рын, 15 000нән артык автомашиналарын юк иттеләр. 60 000 нән ар­тык гитлерчы кырып ташланды. 21 000нән ар­тык немец солдаты һәм офицеры плен алынды...”

Спорт чаралары да онытылмаган ул чорда. Эштә сыналган яшьләр ГТО нормасын тапшыр­ганнар, чаңгычылар яры­шы узган:

“Районыбызда чаңгы ярышы 20 нче январь­да башланды. Бу көне колхоз яшьләреннән 710, һәм укучылардан 900 кеше стартка ба­сты... Бу көнне колхоз яшьләреннән 75 кеше ГТОга норма тапшыр­дылар. Кич белән клубта чаңгы ярышы көненә ба­гышланган кичә булды. Бу кичәдә чаңгы ярышын­да беренчелекне алган яшьләрне бүләкләү узды­рылды. Беренче бүләкне 10 километр араны 38 минутта узган Ф.Гәрәев, икенче бүләкне шул ук араны 39 минутта уз­ган Фәрхетдинов Әхъяр иптәшләр алдылар...” Авторы – Н.Заһидуллин, ВКП(Б) райкомының хәрби бүлек мөдире.

Районда төп бу­рыч – язгы чәчүгә әзерлек. Икенче биттә шул уңайдан шигарь рәвешендә түбәндәге җөмлә язып куелган:

Т р а к т о р ч ы л а р , тимерчеләр, колхозчы­лар һәм колхозчы ха­тын-кызлар язгы чәчү өчен кирәкле машина­ларны, инвентарьларны тулы хәзерлеккә ките­рик, орлык тазартуны һәм агротехника чара­ларын тизрәк үтик!”

“Үрнәк” колхозының 1 нче бригадасы брига­диры иптәш Салисә Га­ниева белән беседа” да бирелгән әлеге биттә. Ул үз бригадасында эшләүче алдынгылар ха­кында бәян итә.

“– Кыш ял итү сезоны түгел, югары уңыш алу өчен нигез салу сезоны диләр безнең бригада­дагы колхозчылар һәм колхозчы хатын-кыз­лар. Моның ачык мисалы сүздә генә түгел, ә прак­тик эштә күрсәтәләр. Мәсәлән, мин җитәк- челек итә торган бригаданың членнарын­нан М.Сибгатева һәм З.Харисова иптәшләр һәрберсе 6 шар цент­нер көл һәм иптәш К.Шәйхуллина 6,5 цент­нер кош тизәге җыеп тапшырдылар инде...

Минем бригадада 15 баш эш аты бар. Аларның торышы к а н ә г а т ь л ә н е р л е к . Эшкә җигәргә ярамас­лык, ябык, камыт һәм ыңгырчак суккан атлар юк.”

P.S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз. Әлеге фамилияләрдә үз туганнарыгызны таныйсыз икән, 3-27-43 телефоны аша редакциягә хәбәр итегез. «Ватан», “Марс”, “Үрнәк” колхозлары кай­сы авылларны үз эченә алган? Башка сез вак дип санаган мәгълүмат та бүгенге укучыбыз өчен кы­зыклы булырга мөмкин.

Дифиза НУРИЕВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International