Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Николаевич Гордов исемендәге Минзәлә кадет интернат-мәктәбенең 9 кадеты 4 нче номерлы тикшерү изоляторына бардылар.
Әлеге кадет интернат-мәктәбе 4 нче номерлы тикшерү изоляторының шефлык мәктәбе булып тора. Кадет интернат-мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары озатуында тикшерү изоляторына килүчеләр территориядә вакытта кагыйдәләр буенча инструктаж үттеләр, паспортларын һәм кәрәзле телефоннарын тапшырдылар һәм КПП аркылы уздылар.
Кунаклар өчен экскурсияне 4 нче тикшерү изоляторы начальнигы урынбасары Сергей Карпов уздырды. Ул кадетларга укыту-консультацион пунктын күрсәтте, анда изоляторда тотылучылар укый, шулай ук балигъ булмаган үсмерләр тотыла торган камераларны күрсәтте. Карцерны күрүгә, балаларда аерым бер эмоция барлыкка килде, анда режимны бозганнар эләгә. ”Читлектәге күкне” кадетлар тикшерү изоляторының һавада йөрү ишек алдында күрделәр. Экскурсия вакытында кунаклар тарихи чуен баскычта фотога төштеләр. Бу режим корпусына 200 елдан артык.
Учреждение ашханәсендә балалар шулай ук кулга алынучылар өчен әзерләнгән ашамлыкны да кабып карадылар. Монда яхшы ашатсалар да, иң яхшысы тикшерү изоляторына эләкмәскә дигән карарга килделәр.