“Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа!” фестивале быел Югары Тәкермән җирлегендә үтте. Кунакларны тәбрикләү сүзе белән чыкканда җирлек башлыгы Алия Шәрипова “Гөлбакча” исемле паркка нигез салыначагын хәбәр итте.
Фестивальгә килгән кунаклар – Әзһәр Хөсәенов, Рафаил Шакирьянов ел саен көй-моңнары белән минзәләлеләрне сокландырып китүче Искәндәр Биктаһиров, Кирам Сатиев һәм районның башкарма комитет җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, җирлек башлыгы Алия Шәрипова, мәктәп укучылары, Казаннан һәм Минзәләдән килгән күпсанлы кунаклар авылга керү юлында яңа стела ачтылар.
Ә мәдәният йортында ике сәгатьтән артык барган концертта җырлар гына түгел, шигырьләр дә яңгырады.