Белешмәләр тутыру уен эш түгел

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Район хакимиятенең утырышлар залында район муниципаль хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркатипләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру мәсьәләсенә багышланган семинар-уку оештырылды. Әлеге мәсьәлә коррупциягә каршы законны тормышка ашыруга бәйле иде.

Семинарга район прокуроры урынбасары Сергей Назаров чакырылган иде. Ул узган елгы керемнәр турында белешмәләр тутырганда җибәрелә торган киң таралган җитешсезлекләргә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклегенә тукталды, җитешсезлекләр җибәрелгән очракта закон тарафыннан каралган җаваплылык турында сөйләде. Тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Бигрәк тә чыгымнар ту­рындагы белешмәләр бүлеген тутыруга кагылыш­лысы аеруча кызыксыну уятты, чөнки бу бүлек быел беренче мәртәбә тутырыла. Пай җирләреннән ке­рем алу, күчемсез милек, банклардагы счетлар, кредитлар белән бәйле сораулар да булды.

Семинарда шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Нәкыйп Илдарханов, коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча функцияләр йөкләнгән җаваплы зат – район Советының кадрлар бүлеге начальнигы Наталья Кукаркина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International