ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
Яңа Мәлкән авыл мәдәният йортында районның авыл фельдшерлары арасында “Елның иң яхшы фельдшеры” исеменә конкурс үткәрелде. 

“Органик Групп Чулман” ҖЧҖнең “Вахитов” бүлекчәсендә үткәрелгән семинар терлекчелек торакларын кышлату чорына әзерләү мәсьәләләренә багышланды.

15 майдан 15 июньгә кадәр яңа һәлакәтләр булдырмау максатында “Игътибар – балалар!” профилактик чара кысаларында республика Дәүләт автоинспекциясе комплекслы чаралар күрә. 

Казанда пенсионерларның “Өченче буын” республика спартакиадасы үтте. 

Шәһәребездә эшләп килүче территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТОСлар) үзләренең микрорайоннарында яшәүчеләр белән элемтәне ныгыту өчен төрле чаралар оештыралар. 

26 июньдә Россия юристлары Ассоциациясенең Та­тарстан Республикасындагы халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча проекты кысаларында буш­лай юридик ярдәм күрсәтү бердәм көне уздырыла. 

Балаларның җәйге ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту буенча Республика Президенты Программасы тормышка ашырыла, төрле юнәлешләр буенча күпсанлы лагерьлар эшли. Минзәлә районында балаларның җәйге ялы ни рәвешле оештырылган соң? Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без Минзәлә районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Светлана КИРЕЕВА белән әңгәмә кордык.

Реабилитацион үзәктә гадәти булмаган спорт ярышлары узды. Малайлар командасы кызлар командасына каршы уйнадылар.
Реабилитацион үзәктә "Яхшылык дөньясына" дигән чара уздырылды.

Районда 18 июньгә 16 янгын чыкты. 3 торак йорт, 4 фатир, 6 мунча һәм 2 авыл хуҗалыгы предприятиесе объекты (эре һәм вак мөгезле терлек фермасы, бытовка) уттан зыян күрде. Кеше яши торган бер вагон янып юкка чыкты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International