Мунчалар нилектән яна?

2015 елның 19 июне, җомга

Районда 18 июньгә 16 янгын чыкты. 3 торак йорт, 4 фатир, 6 мунча һәм 2 авыл хуҗалыгы предприятиесе объекты (эре һәм вак мөгезле терлек фермасы, бытовка) уттан зыян күрде. Кеше яши торган бер вагон янып юкка чыкты.

Күп кенә минзәләлеләрнең ял итү урыннары булып элеккечә мунча тора. Ул ял һәм бәйрәм көннәренең аерыл­гысыз атрибуты. Монда ял итәргә, дуслар белән вакыт үткәрергә була. Фактлардан күренгәнчә, кайчагында рәхәтләнеп юыну, парлану урынына, яна башлаган мунчаны сүндерергә ян­гын сүндерүчеләрне чакыртырга туры килә. Мунчалар йөз, ике йөз элек тә ян­дылар, ул вакытта янгыннан саклану ча­ралары аз иде. Такта түбәле мунчалар байларда гына иде, гади кешеләрдә са­лам яки камыш түбәле иде. Түбә янмас өчен, төтен торбасы түбәнең очында гына урнашырга тиеш һәм шулай ты­нычрак була иде. Торбадан очып чыккан очкыннар җил белән еракка китә.

Хәзер инде барысы да бар кебек. Хәтта агачны янудан саклау өчен сы­еклык та уйлап тапканнар, ә түбәләр металлдан яки янмый торган материал­дан эшләнә. Әмма болар белән куллана белмәү бәлагә китерә.

Еш кына, янгын вакытында мунча ту­лысынча янып бетә, аерым очракларда түшәме яна. Бәхеткә каршы, корбаннар­сыз була.

– Хөрмәтле минзәләлеләр! Мичләр- не куркынычсыз эксплуатацияләгәндә мондый кагыйдәләрне үтәгез: мич авы­зын япмыйча мич якмагыз, мичне ту­тырмагыз һәм караучысыз калдырмагыз яки балага ышанып калдырмагыз. Ягу алдыннан идәнгә калай куегыз. Төзек булмаган мичләрдән янгын чыгу кур­кынычыннан качу өчен, аларны салуны квалификацияле белгечләргә тапшыры­гыз, ел саен төтен юлларын корымнан чистартыгыз, мичләргә һәм газ прибор­ларына 0,5 метр якынрак мебель һәм яна торган әйберләр куймагыз.

Алмаз ӘФЛӘТУНОВ,

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш һәм Минзәлә районнары буен­ча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International