Терлекчелек торакларын ремонтлау “күләгәдә” калмасын

2015 елның 19 июне, җомга

“Органик Групп Чулман” ҖЧҖнең “Вахитов” бүлекчәсендә үткәрелгән семинар терлекчелек торакларын кышлату чорына әзерләү мәсьәләләренә багышланды.

Шунысы сөенечле, фермаларны капремонтлау буенча узган ел дәүләт программасы эшли башлады. Әлеге программа кысаларында узган ел Минзәлә районында 8 хуҗалыктагы фермалар капремонтланды. Быел аларның саны тагын да күбрәк булачак. Моннан тыш район хуҗалыклары терлекчелек комплексларын үз көчләре белән дә ремонтлыйлар, моның буенча төзелеш бригадаларына гына салынмыйча, авыл эшчәннәре өмәләр оештыра.

Семинарның әлеге бүлекчәнең Тулбай товарлыклы-сөтчелек фермасында үткәрелүе юкка түгел. Биредә кыска гына вакыт эчендә корпусларны ремонтлау буенча зур эш башкарылган: стеналары агартылган-дезинфекцияләнгән, идәннәр яңартылган, буясы урыннарны чистартып, буяп куйганнар, торак эчләре ялт итеп тора. Ремонтны хуҗалыкның бухгалтерия  һәм Урыс авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре белән берлектә башкарып чыкканнар. Ике атна барган өмәдә 36 кеше эшләде, диелде киңәшмәдә.

–400 башка исәпләнгән корпуста 200 баш савым сыеры, 110 баш симертүдәге үгезләр, 270 баш буаз таналар бар. Июнь ахырында-июль башында әлеге таналар бозаулый башлый, аларны ремонтланган торакларга кертәбез. Җәйге лагерьлардагы маллар кайтарылуына барысы да әзер булып торгач, күңелебез тыныч, – диде хуҗалык җитәкчесе Ринас Хаматдинов.

Терлекчелек торакларын ремонтлау барышы буенча хәлләр әлегә канәгатьләнерлек түгел. Район буенча ремонтланасы фермалар саны 63 булса да, бу эшкә берән-сәрән генә хуҗалыклар керешкән.

–Хәзер терлек торакларын ремонтлау өчен иң кулай чор. Бу эш “күләгәдә” калмасын, шуның өчен һәр атнада әле бер хуҗалыкта, әле икенче хуҗалыкта шул рәвешле семинарлар үткәреп, ремонт барышын караячакбыз, – дип ремонт темпын арттыру бурычын куйды хуҗалыкларга район башлыгы Айдар Салахов.

Авыл эшчәннәре алдында торган көн кадагындагы мәсьәлә – печән хәзерләү. Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында 3900 гектар күпьеллык үлән чабып алынган, бу барлык мәйданның 38 процентын тәшкил итә. Печән хәзерләү буенча “Заиковский”(63 процент), “Байлар” (55 процент), “Якты юл” (20 процент) хуҗалыкларының яхшы эшләүләре билгеләп үтелде. Башка хуҗалыкларга “йокыдан уянырга кирәк” диелде, бу юкка түгел, чөнки район буенча бүгенге көнгә бер баш шартлы терлеккә 2,2 центнер азык берәмлеге хәзерләнсә, республика күрсәткече –2,4.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International