«Өченче буын» спортчылары

2015 елның 19 июне, җомга

Казанда пенсионерларның “Өченче буын” республика спартакиадасы үтте.

Наҗия ПУЧКОВА

Безнең район пенсионерла- рының җыелма команда­сы, Пенсия фонды идарәсе җитәкчелеге астында оешты­рылган (Минзәлә районында пенсионерлар союзы җирле бүлеге җитәкчесе Нэля Бикее­ва), яшьләр һәм спорт бүлеге (җитәкчесе Светлана Кирее­ва) анда катнашып, 113 очко җыйдык һәм 31 район арасын­да 3 нче урынны алдык.

Шахмат маҗаралары

Шахмат буенча без 28 коман­да арасында 15 нче урында. Мөхәммәт Мөкминов районда беренче урыннарны яулаучы, беренче унлыкка керде, ирләр арасында шахмат буенча 10 нчы урынны алды. Хатын-кыз­лар арасында шахмат буенча беренче урында – Арча райо­ны, икенче урында – Баулы рай­оны, өченче урында – Актаныш районы. Безнең районнан аер­малы буларак, бу районнарда шахматка зур игътибар бирелә. Ә бит үземә минем белән шах­мат уйнарга теләгән кешене табу өчен ярты шәһәрне урап чыгарга туры килде. ”Юбилей­ный” спорткомплексында ми­нем “Нинди кабинетта шахмат дәресләре үткәрелә?” дигән соравыма, бездә шахмат түгәрәге ябылды, дип җавап бирделәр, ә хәзер дәресләр теннис үзәгендә үткәрелә дигәч, мин бик гаҗәпләндем. Ә инде теннис үзәгенә шахмат белән шөгыльләнергә килгән пенсионердан ачыктан-ачык көлделәр генә. Компьютерда гына шөгыльләнергә калды. Ләкин бит Казанда кеше белән уйнарга кирәк. Элек 3нче урта мәктәптә укучылар өчен шах­мат түгәрәге эшли иде, аңа Назима Наил кызы Галләмова җитәкчелек итте. Ул чыгарган шахматчыларны район ярыш­ларына чыгару оят түгел иде. Өченче буын вәкилләрен ре­спублика ярышларына кайда һәм кем әзерли? Өстәл тенни­сы буенча ярышырга, бәхеткә каршы, “Олимп” теннис үзәге бар. Нәтиҗәләре дә куанырлык, өстәл теннисы буенча Фәния Баяновна республикада 31 кеше арасында 3 нче урынны алды. Йөзү буенча ирләр арасында Рафис Мөбәрәкшин 29 катна­шучы арасында 3 нче урынны яулады, районда йөзү бассейны булгач, нәтиҗәсе дә куандырыр­лык (40, 14). Венера Мурзакаева йөзү буенча беренче унлыкка керде, 31 катнашучы арасын­да 9 нчы урынны алды. Җиңел атлетика буенча бездә берен­че һәм дүртенче урын (Радик Нәҗмиев). Катнаш эстафетада (ирле хатынлы Нәҗмиевлар, Рафис Мөбәрәкшин, Хәниф Гәрәев, Владимир Малыгин, Венера Мурзакаева, Людмила Горбунова, Фәния Григорьева) бер штрафной очко булуга ка­рамастан, беренче урынны ал­дык. Ату буенча нык сынаттык. Безнең атучыларыбыз Рафис Мөбәрәкшин һәм Людмила Гор­бунова узган елларда 2, 1 нче урыннарны алсалар да, быел ату электрон вариантта бул­ды, без аңа әзер түгел идек (безнекеләр 25 һәм 21). Вакыт алга бара, ә без һаман бу спорт төре буенча бер урында тап­танабыз. Электрон версияләр булдырырга һәм шөгыльләнү урыннары билгеләргә кирәк.

Ничек башланды соң?

Фәния Баяновна Григорьева спорт белән балачактан кызык­сынган.

– Җиденче сыйныфтан бир­ле зона ярышларында катнаш­тым, Бөгелмә шәһәрендә узган чаңгы ярышларында катнаша идем. Казанда университет­та укыганда минем тренерым Мәхмүт Шакир улы Шакиров булды. Бүгенгедәй хәтерлим, ул бик таләпчән иде һәм бездә максатка ирешүне тәрбияләргә тырышты. Сүз уңаенда, хәзер аңа 70 яшь, ул бүген дә Евро­па турнирында призлы урын­нар яулый. Без шушы көнгә кадәр дустанә мөнәсәбәттә торабыз, мөмкинлек булган­да күрешәбез. Бездә тре­нер җитәкчелеге астында көндәлек булдыру практикага кергән иде, анда үзебезнең хәлебезне, ярышларда нинди урыннар алганыбызны язып бардык. Безнең тренерның та­лантлы спортчылар өчен өч елга эшләнгән программасы бар иде һәм без аны үтәдек. Мөгаен, минем аерым спорт осталыгым да юктыр, әмма мин спорттан зур канәгатьләнү алам. “Финишка елмаеп килә, ә калганнар егыла,” – ди иде минем турыда тренер. Спорт тәртипкә өйрәтә, җаваплылык тәрбияли. Спорт булмаса, бу авыр хезмәттә түзә алмаган булыр идем.

сүз уңаенда

Фәния Баяновна Казанда теннис ярышларында өченче урын­ны алды (алдагы елларда призер, ул икенче урында иде). Аның спорт буенча алга киткән юнәлешләре волейбол, чаңгы, йөгерү тора. Ул теннис белән дә, башка спорт төрләре белән актив шөгыльләнә, велосипедта йөри. Фәния Баяновна хәзер дә судның үзе оештырган волейбол командасына ярдәм итә. Аңа тигезләнәләр, бу аны горурландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International