Балаларның җәйге ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту буенча Республика Президенты Программасы тормышка ашырыла, төрле юнәлешләр буенча күпсанлы лагерьлар эшли. Минзәлә районында балаларның җәйге ялы ни рәвешле оештырылган соң? Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без Минзәлә районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Светлана КИРЕЕВА белән әңгәмә кордык.
Җәйге каникулда ял итеп кенә ятмыйча, яшьләрнең кайберләре акча да эшли әле. Әйтик, районның мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгъ- лүматлар буенча, бу җәйдә 14-18 яшьлек 70 егет һәм кыз әлеге үзәк аша эшкә урнашачак. Бу максаттан Федераль һәм республика бюджетыннан 89250 сум акча бүлеп бирелгән. Балаларны эшкә урнаштыру өчен “Николаевское” ҖЧҖ, автотранспорт пред- приятиесе, “Чиста шәһәр” МУП, ШЭ “Сабиров” оешмалары белән киле- шүләр төзелгән. Үзәк аша эшкә алынган яшүсмер бер айга уртача 7 мең сум акча эшләү мөмкинлегенә ия.
Моннан тыш, районы- бызда җәйге чорга үзәктән тыш эшкә урнашкан яшьләр дә шактый.
Дифиза НУРИЕВА
– Светлана Николаевна, Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтлеген ныгыту буенча төзелгән Республика Президенты Программасы районда ни рәвешле тормышка ашырыла?
– Әлеге Пограмма нигезендә, районыбызда күптөрле мәктәп һәм шәһәр яны лагерьлары эшләп килә. Мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлекләрен 1 июньнән үк башлап җибәрде. Андый лагерьлар безнең районда 15. Аларда 21 көн дәвамында 400 бала ял итә. Моннан тыш, укучылар өчен 18 көнлек хезмәт һәм ял лагерьлары да эшләп килә. Шушындый дүрт лагерьга 180 бала йөри. Шәһәр яны лагерьлары да шушы көннәрдә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Әйтик, “Полянка” лагеры бу җәй дәвамында үзендә – 120, “Олимпиец” спорт- сәламәтләндерү лагеры – 200, “Кояшкай” – 250, аэроклуб территориясендә эшләячәк “Патриотлар үстерәбез” хәрби- патриотик палаткалы лагерь 600 баланы үз эченә сыендырачак. Август аенда “Турист” дип аталган палаткалы лагерь ачыла, анда җидешәр көн буена 100 бала табигать шартларында үз- үзен сынап карый ала. Мондый төр лагерьлар исә балаларны 3-4 сменада кабул итәчәк.
– Сез санап үткән лагерьларда балалар белән кемнәр шөгыльләнә? Алар нинди юнәлештә эшли?
– Шәһәр яны лагерьларының юнәлешләре төрле. Мисал өчен, “Олимпиец” лагеры күбрәк спорт сөючеләр өчен, монда балалар белән спорт мәктәбе тренерлары шөгыльләнә. “Патриотлар үстерәбез” лагерының эшчәнлеге балаларны хәрби- патриотик рухта тәрбияләүгә корылган. Монда күбрәк үз-үзенә ышанган, ныклы ихтыяр көченә ия булган, яки үзендә шундый сыйфатлар тәрбияләргә теләгән балалар йөри. Алар белән кадет интернат-мәктәбе педагоглары шөгыльләнә. Ә башка төр лагерьларда исә балалар белән мәктәп педагоглары җитәкчелек итә. Алар күңел ачуга, сәламәтлекләрен ныгытуга корылган.
– Ачылу тантанасында күргәнебезчә, “Олимпиец” лагеры быел балаларны яңартылган рәвештә каршы алды. Балалар өчен нинди уңайлыклар булдырылды?
– Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау Республика программасы кысаларында агымдагы елда әлеге лагерьны төзекләндерү өчен 4 млн 800 мең сум акча бүлеп бирелде. Әлеге суммага “Гарант плюс” ҖЧҖ төзелеш оешмасы эшчеләре тарафыннан иске корпуслар урынына борыстан яңа алты корпус төзелде. Җирле бюджеттан алынган 3 млн сумга электр челтәрләре яңартылды, баганалар утыртылып, яктырткычлар куелды, янгын сигнализациясе булдырылды, брусчатка җәелде, территорияне әйләндереп алган сеткалар яңа коймаларга алыштырылды. Әлеге төзекләндерү эшләрен киләсе елга да дәвам итеп, алга таба монда балалар ел әйләнәсе ял итә алырдай лагерь булыр дип уйлыйбыз.
– Ата-аналар, балалар лагерь сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? Урнашу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
– Баланы теге яки бу лагерьга урнаштырганчы, аның мөмкинлекләренә, сәләтенә игътибар итәргә һәм шул юнәлештә эшләүче лагерьларга урнаштырырга кирәк. Шул вакытта баланың ялы да күңелле уза, сәламәтлеге ныгый, яшерен сәләтләре ачыла һәм монда ул үзенә чын дуслар таба. “Кояшкай” лагерына юллама алу өчен район мәгариф бүлегенең 13 кабинетына (3- 19-05), “Олимпиец”ка бару өчен “Веста” яшьләр үзәгенә (3-12- 43, 8-960-058-50-46), “Патриотлар үстерәбез” гә урнашу өчен аэроклуб территориясендә эшләүче әлеге лагерь җитәкчелегенә (8-927-465-83- 54) мөрәҗәгать итәргә кирәк.