Иң яхшы авыл фельдшеры

2015 елның 19 июне, җомга

Яңа Мәлкән авыл мәдәният йортында районның авыл фельдшерлары арасында “Елның иң яхшы фельдшеры” исеменә конкурс үткәрелде.

Әлеге конкурста биш авыл фельдшеры кат­нашты: Хуҗәмәттән Зөлфия Талипова, Дәвектән Фәридә Маули­на, Степановкадан Елена Тутулина, Коноваловка­дан Валентина Пучкова, Урыстан Люзия Закирова.

Конкурс биш турда үткәрелде. Фельдшер­лар үз-үзләрен таныш­тырдылар, һөнәрләре буенча ике төрле тест үттеләр, беренче ярдәм күрсәттеләр, моннан тыш өйгә бирелгән эшләрен тәкъдим иттелләр – аш- суга осталыкларын сына­дылар.

Ярышлар бик киерен­ке барды, жюрига кон­курсантлар арасыннан иң яхшыны сайлап алу җиңел булмады. Моны жюри рәисе – районның баш эпидемиологы Наил Асадуллин да әйтеп узды. Ул үзенең чыгы­шында шушы конкурс үткәрелгән Яңа Мәлкән авыл җирлегенә медици­на хезмәткәрләрен җылы кабул иткәннәре, конкурс алып баруга зур көч куй­ганнары өчен мәдәният х е з м ә т к ә р л ә р е н ә рәхмәтен җиткерде.

Конкурста Хуҗәмәт ФАПы мөдире Зөлфия Та­липова җиңеп чыкты, шу­лай итеп ул авыл фель­дшерлары арасында ел- ның иң яхшы фельдшеры дип табылды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә аңа бүләк тапшырылды.

Гөлнур СИЗОВА,

Яңа Мәлкән фельдшер- акушерлык пункты мөдире 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International