Балалар гына түгел, ата-аналар да бәйрәм итте

2015 елның 19 июне, җомга

Шәһәребездә эшләп килүче территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТОСлар) үзләренең микрорайоннарында яшәүчеләр белән элемтәне ныгыту өчен төрле чаралар оештыралар.

Садак бистәсендәге балалар мәйданчыгында оештырыл­ган чараның инициаторлары – шушы микрорайонның ТОС җитәкчеләре Гөлфия Хәлимова, Лариса Горбунова.

Флешмоб рәвешендә баш­ланып киткән бәйрәм кече са­бантуйны хәтерләтте: күңелле музыка кунакларны җыйды. Балалар өчен бик күп кызык- лы уеннар оештырылды, ак­тив катнашучыларга призлар да әзерләнгән иде. Уеннар дигәннән, аларны шулай ук ТОС җитәкчеләре Надежда Во­лощенко, Валентина Афтулева белән бергәләшеп гимназиядә укучы балалар оештырды. Шуларның берсе – Динара Фәрдиева җыр һәм бию белән бәйле өлешне алып барды,

үзе дә биеде һәм берничә мил­ли җыр башкарды. Ә бәйрәмгә үзенең музыка аппаратурасын Эдик Әхмәтшин урнаштырган иде. Динара уеннар оештыруда актив катнашкан яшьтәшләре – гимназиянең 7-9 нчы сыйныф укучылары – Раил Әхмәтов, Ильяз Гайнетдинов, Айнур Шәрифуллин, Илназ Хәбиров, Гүзәл Заһриева, Алина Бик­тимерова, Элиза Сираеваның исемнәрен атады.

Күзне бәйләп баудан бүләк кисү, вакытка йөгерү, кашык белән су ташу, “балык тоту”, скакалка белән сикереп ярышу кебек уеннардан тыш игътибарны тагын бер уен җәлеп итте: биткә гуашь белән төрле бизәкләр ясату. Аны Наилә Хәбирова, Чулпан Дәүләтова, Рузилә Шәрифуллина, Энҗе Хәлиуллина ясады. Әйтергә кирәк, ул мәйданга җыйналучы балаларның күбесенә ошаган булса кирәк, чөнки “рәссамнар” тирәсендә балалар бик озак кай­нашты.

Бәйрәмгә җыйналучы олы­сы-кечесе оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, ә рәхмәтнең дә олысы – шушы ба­лалар мәйданчыгын җиһазлаган Николай Батаев һәм башка спонсорларга да әйтелде. Ба­лалар мәйданчыгында волей­бол да уйнап рәхәтләнде бу көнне яшүсмерләр, волейбол сеткасын һәм тубын Тимерхан Миргаязов бүләк иткән. Флүн Гәрәев мәйданны койма белән әйләндереп алырга төзелеш материаллары бирергә вәгъдә иткән. Николай Семенович яса­ган җайланмаларны буярга кирәк иде дигәч, Валентина Яков­лева, Айдар Хәбиров буяулар биргән. Призлар әзерләгәндә дә спонсорлар табылган, Гүзәл Шәрифуллина, Николай Батаев ярдәм кулы сузган.

Гомумән алганда, әлеге ча­раны оештыручыларның да, анда катнашучыларның да йөзләрендә канәгатьлек ча­гыла иде. ТОС җитәкчеләре киләчәктә мондый чаралар­ны оештыруга шушы округ депутатларын да җәлеп итмәкчеләр. Чараларның да эчтәлеген баетырга уйлыйлар. Әйтик, чираттагы микрорайон бәйрәменә (анысын 3 июльдә үткәрергә дип торалар) яңа ту­ган нәниләрнең әти-әниләрен, озак еллар гомер кичерүче тату, үрнәк гаиләләрне чакырып котларга, күргәзмәләр оешты­рырга, программаларына баш­ка кызыклы чаралар кертергә планлаштыралар.

Гөлфия Хәлимова, ТОС җитәкчесе:

– Шунысы куанычлы, бәй- рәмгә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә кил­де. Безнең максатыбыз – бала­лар белән бергә аларның әти- әниләрен, әби-бабайларын да өйдән – компьютер, телевизор алдыннан урамга, саф һавага алып чыгу, аларны үзара ара­лаштыру, бер-беребез арасын­да элемтә булдыру. Бергә һәм бердәм булганда без көчле, бердәм булганда мавыктыргыч, файдалы чараларны алга таба да оештырачакбыз дип ышанам.

Лилия Исламова, 9 яшь: – Мин Красноармейская ура­мында яшим. Мине әнием ка­лып килде. Битемә песи рәсеме ясаттым. Дус кызларым белән монда уйнарга йөрибез. Биредә бик тә ошый.

Гүзәл Ахметова, 4нче бала­лар бакчасы мөдире:

– Без шушы мәйданчыктан ерак түгел, М.Җәлил урамында яшибез. Бәйрәмгә улым Раил, кызым Ләйлә белән килдек. Балалар рәхәтләнеп уйнады, безгә дә бик күңелле булды, танышларымны да очрат­тым, мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде.

Александр Мешахин: –Бәйрәм буласын ал­дан ишетмәгән идек. Бирегә көнаралаш диярлек киләбез. Кызым Софья белән энекәшем Даниилны да алып килдем. Озак уйнадылар инде, кайтырга теләмиләр әле. Күреп торасыз, уйнарга җайланмалар бик күп, әле берсендә, әле икенчесендә уйныйлар.

Флүрә МУСИНА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International