ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

20 май көнне безнең районнан бер автобус изге Болгар шәһәренә барачак. 43 кешелек автобуста сәяхәткә баручылар арасында районыбыз имамнары, мөгаллимәләр, районның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре бар. Автобус ерак сәфәргә иртәнге 3 сәгатьтә мәчет яныннан кузгалачак.


13
май, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 29 апрельдә
“Урман утырту көне” акциясе игълан иткән иде.

Безнең menzela ru сайтында эрудитлар өчен “Минзәләне беләсезме?”дигән
рубрикада Минзәлә тарихы белән бәйле булган фотографияләр
урнаштырабыз. Сезгә чираттагысын тәкъдим итәбез, аны безгә газета
укучыбыз Бәһиҗә Мифтахова алып килде.

Тулбай авылында Бөек
Ватан сугышында һәлак булган
авылдашлары хөрмәтенә яңа стела
ясадылар.

Ветераннарның халык хоры 35 еллык
юбилейлары уңаеннан мәдәният сараенда район
халкына җыр бәйрәме оештырды.

ТР Премьер министр урынбасары, авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат
Әхмәтов Минзәлә районында булып китте.

Теләп бара торган эшең булу,
лаеклы хезмәт хакы алу һәм
һәркөн әлеге эшеңнән исән-
имин гаиләң янына кайтып ял
итү – кеше өчен тормыштагы
мөһим факторларның берсе.
Ә бит эш урынында травма
алып, өйгә түгел, ә хастаханәгә
эләгүчеләр дә, фаҗигале
рәвештә гомерләре өзелүчеләр
дә аз түгел.


30
апрель, 2017 ел
якшәмбе

11 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара фа­шист концла­г е р ь л а р ы н н а н т о т к ы н н а р н ы азат итү көне билгеләп үтелде. 

22 апрель көнне шәһәрнең
Октябрь мәйданында, Ленин
һәйкәле янында дөнья
пролетариаты юлбашчысы
В.И.Ленинның туган көне
уңаеннан КПРФның җирле
бүлекчәсе тантаналы митинг
оештырды. Митингны
КПРФның җирле бүлекчәсе
рәисе Заһир Зыятдинов ачты.

1 апрельдә чираттагы язгы
чакырылыш башланды. РФ Кораллы
көчләре сафларына язгы чакырылышта
белгечлекләре булган 39 минзәләле
чакырылачак. Алар барлык төр
Кораллы көчләрдә хезмәт итәчәк. Иң
яхшы егетләр Кара диңгез флотының
шефлык хәрби бүлегенә сайлап
алыначак. Әйтергә кирәк, контракт
буенча хезмәт итәргә йөкләмә арта,
безнең районнан контракт хезмәтенә 20 кеше китәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International