Дилфас ГА ЛИЕВ
Ул вертолетта район башлыгы Айдар Салахов белән районыбыз басуларын карап йөрде. “Заиковский” хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында районыбызның инвесторлары, агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгатькә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде һәм чәчү эшләре белән кызыксынды, аның барышын бәяләде. “Заиковский” хуҗалыгы эшчәнлеге белән кызыксынды. Ул шулай ук “Агросила групп”, “Органик групп” һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы, “Илнур” КФХсы җитәкчесе белән аралашты һәм алар үз чиратында 5 процентлы кредит алу мәсьәләсен дә күтәрделәр. Районга Николаевка һәм Калинин хуҗалыкларына яңа инвестор булып килгән “Агро көч” төркеме киләчәктә өч мең гектар чөгендер үстерүен дә уңай яктан билгеләп үтте. Киләсе елдан башлап машина-трактор паркы һәм ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы кабул ителәчәк. Быел райондагы бер терлекчелек фермасына юл салыначагы турында сөенечле хәбәрдә җиткерде министр. Комбайн һәм трактор сатып алганда 40 проценты субсидияләнәчәге турында да әйтеп узды. Ул шулай ук Язкәр Биҗановның фермер хуҗалыгына көтүне яңарту өчен 50 баш тана табу буенча ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте. Марат Әхмәтов быелгы һава шартларының авыл хуҗалыгы өчен уңай торуын әйтте, бөтен мөмкинлекне эшкә җигеп, зур җаваплылык тоеп эшләү бурычын куйды авыл хезмәтчәннәренә Киләсе елдан башлап машина-трактор паркы һәм ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы кабул ителәчәк. Быел райондагы бер терлекчелек фермасына юл салыначагы турында сөенечле хәбәрдә җиткерде министр. Комбайн һәм трактор сатып алганда 40 проценты субсидияләнәчәге турында да әйтеп узды. Ул шулай ук Язкәр Биҗановның фермер хуҗалыгына көтүне яңарту өчен 50 баш тана табу буенча ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте. Марат Әхмәтов быелгы һава шартларының авыл хуҗалыгы өчен уңай торуын әйтте, бөтен мөмкинлекне эшкә җигеп, зур җаваплылык тоеп эшләү бурычын куйды авыл хезмәтчәннәренә.
Районыбыз хуҗалыкларында 27442 гектарда язгы чәчү үткәрелде, бу планда каралганның 54 проценты дигән сүз. Шуның 9150 гектары сабан бодае, арпа – 9852, солы – 800, борчак – 1000, көнбагыш – 640, берьеллык үлән һәм азык катнашмасы 6000 гектар чәчелде.
Калморза хуҗалыгы 80 процент чәчүен төгәлләде.