ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2017 ел
якшәмбе

“Органик групп-Чулман”
агрофирмасы эшчәннәре “ындырда
ыңгырашмас” өчен язгы чәчү
кампаниясенә яхшы әзерлек белән
килеп, аны оешкан төстә башлап
җибәрделәр.


15
апрель, 2017 ел
шимбә

Районда территорияләрне санитар чистарту ике
айлыгы кысаларында һәр атнаның шимбәсендә
өмәләргә күнегергә туры килә. Районда ике айлыкны
үткәрүгә җаваплы итеп шәһәр башкарма комитеты
җитәкчесе Рамил Ягафаров билгеләнде. Эшләрне
координацияләү өчен оператив штаб төзелеп,
чаралар планы расланды.

ТР хәрби комиссариатлары
арасында 2016 ел нәтиҗәләре
буенча хәрби хезмәткә
алынучыларны әзерләгән һәм
уздырган өчен районыбызның
хәрби комиссариатының
гражданнарны хәрби хезмәткә
әзерләү бүлекчәсе начальнигы
Илшат Каюмовка күчмә вымпел
тапшырылды.

Әтрәкле авыл клубында
шундый исемдәге әдәби-
музыкаль бәйрәм үтте. Монда
кешеләр бер теләк – «Минзәлә»
мәгълүмат үзәгендә Әтрәкледә
туган кешеләрнең шигырь
җыентыкларын чыгару теләге
белән килгәннәр иде.

Күңелләр җилкенгән
шушы матур көннәрнең
берсендә С.Өметбаев
исемендәге Минзәлә
татар дәүләт драма
театрының оста куллары
– декораторлар
Рәсүл Авзалов белән
Фердинас Бәдриев
сыерчык оялары ясап
куйдылар.

Бокс буенча Җәлил бистәсендә уздырылган ачык
чемпионатта Айрат Хаматов исемендәге бокс мәктәбендә
тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Хәер, һәрбер спорт чарасына тәрбия буларак карарга
кирәктер. Чөнки тәрбияләүнең башка яклары бик йомшак хәзер.
Үз балабызны кем тәрбияләргә тиеш: гаиләме, мәктәпме дигән
сорауга җавап эзләгәндә аларны урам, соңгы вакытта социаль
челтәрләр йота башлады.


7
апрель, 2017 ел
җомга

Милли көрәш – татар һәм
башкорт халкының тарихы да,
бүгенге көндә яшьләрне спортка
җәлеп итүдә, аларны көчле
рухлы итеп тәрбияләүдә зур
мөмкинлекләргә ия бер юнәлеш
тә. Соңгы елларда көрәш буенча
Русия беренчелекләре дә
оештырыла башлады.

“Идел-йорт” фестивале
кысаларында Тауасты Байлар
авылы халык театры быел да
үз спектакле белән катнашты.

Яңа Мәлкән авыл клубында “Мин
язларга гашыйк” исемле әдәби-
музыкаль кичә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International