Келәмне кыздырып кайтты Данис

2017 елның 7 апреле, җомга

Аның чираттагысы Баш­кортостан Республикасы Стәрлетамак шәһәрендә үтте. Илнең 20 гә якын төбәгеннән 130 дан артык яшь көрәшче катнашты бу турнирда.

Турнирда яшь көрәш- челәр 15-16 һәм 17-18 яшь категорияләрендә бил алыштылар. Иң күп катна­шучылар Татарстан Рес- публикасыннан булган. Республика данын безнең районнан яшь көрәшче 80 килограммга чаклы авыр­лыкта Данис Гәрәев яклады. Ул 18 яшькә кадәрле яшь көрәшчеләр арасында икен­че урынны яулап кайтты, ку­бок, Мактау кәгазе, медаль белән бүләкләнде. Данис бу беренчелеккә бару өчен Мамадыш шәһәрендә үткән Татарстан беренчелегендә беренче урынны яулаган иде. Ул бүгенге көндә Чал­лы шәһәренең физкультура көллиятендә 3 курста белем ала.

Данис Гәрәев 11 ел дәва- мында әтисе Фәнияр кул астында татарча көрәш белән даими шөгыльләнә. Яшь көрәшче осталы­гын елдан-ел арттыра бара һәм өч тапкыр 70, 75, 80 килограмм авыр­лык категориясендә 2014, 2015, 2017 елларда Та­тарстан Республикасының чемпионы булып калды. Ул шулай ук ике тапкыр Рос­сия призеры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International