Мин язларга гашыйк

2017 елның 7 апреле, җомга

Бу кичәдә районыбызның бер төркем талантлы шагыйрәләре: Раушания Титова, Гүзәлия Исла­мова, Наҗия Пучкова, Мөслимә Гайниева һәм башлап шигырь язучылар: Кифая Рәхматуллина, Гөлгенә Гыйльмуллина катнаш­ты. Алар матур шигырьләренукыдылар, тамашачыларга ис­киткеч күңелле бәйрәм ясады­лар. Бәйрәм кичәсендә “ТАТ­МЕ ДИА” АҖ филиалының Минзәлә район газетасы кар­шында эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсе үткәргән кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәлкән авылы клубында Әтрәкле авы­лыннан килгән гармунчы Расих Шәйхуллин баянда уйнап тама­шачыларны таң калдырды. Рай­он җирлегендә яшәүче талант­лы шагыйрәләребезнең иҗат чишмәләре саекмаган, тынма­ган, алар һәрвакыт иҗат итеп торалар, әледән-әле китаплары чыгып тора.

Шушы кичәдә катнашкан якташ шагыйрьләребезне хөрмәтләп, “ТАТМЕ ДИА” АҖ филиалының Минзәлә мәгълүмати-мөхәррият үзәге шагыйрәләрне матур бүләкләр белән котлады. Шу­лай ук “Органик групп-Минзәлә” агрофирмасы (Илфар Халиков) да читтә калмады, матур чәчәк бәйләмнәренә күмеп, чәй та­быны әзерләргә химаячелек ярдәме күрсәтте. Әлеге кичәне әзерләүдә Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты директоры Зөләйха Гыйлаҗева, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Сәгъдиева зур көч куйганнар. Бәйрәмнән соң Мәлкән авылы кешеләре мул һәм күркәм чәй табыны артында сыйланды. белән котлады. Шу­лай ук “Органик групп-Минзәлә” агрофирмасы (Илфар Халиков) да читтә калмады, матур чәчәк бәйләмнәренә күмеп, чәй та­быны әзерләргә химаячелек ярдәме күрсәтте. Әлеге кичәне әзерләүдә Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты директоры Зөләйха Гыйлаҗева, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Сәгъдиева зур көч куйганнар. Бәйрәмнән соң Мәлкән авылы кешеләре мул һәм күркәм чәй табыны артында сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International