Профсоюз активлыкны арттыра

2017 елның 13 мае, шимбә

Дифиза НУРИЕВА

Бөтендөнья хезмәтне са­клау көне уңаеннан «Татар­стан Республикасы профсо­юзлар федерациясе» союзы вәкилләре Минзәләдә про­фсоюз активлары, төрле оешмаларның кадрлар бүлеге һәм хезмәтне саклау буен­ча җаваплы хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә уз­дырып, эш урынында хезмәт кагыйдәләрен саклау бу­енча сөйләште, фильмнар күрсәтте.

Бүлек начальнигы – хезмәтне саклау буенча баш техник инспектор Ирина Андина сүзләренә караган­да, узган ел Татарстанда эш урынында 251 хезмәткәрнең авыр тән җәрәхәтләре алуы һәм үлүе факты теркәлгән. Үлем белән тәмамланучы фаҗигаләрнең 37 процен­ты төзелеш тармагына туры килә. Транспорт белән бәйле булган һәлакатләр 32 про­центны тәшкил итә. 2016 елда Минзәлә районында эш уры­нында травма алучылар һәм үлүчеләр юк.

Федерация вәкилләре профсоюз булган оешма­ларда эш урыныда хезмәт кагыйдәләре яхшы саклануын һәм фаҗигаләрнең да азрак булуын ассызыклады, чөнки бу оешмаларда җәмәгать кон­троле көчле.

Семинарның икенче өлешендә Федерация күп еллар дәвамында профсо­юзлар оешмасы координа­цион советының райондагы рәисе булып торган Розалия Зиннурованы «Татарстан Ре­спубликасы профсоюзлар хәрәкәте алдында башкарган хезмәтләре өчен» күкрәк бил­гесе белән бүләкләде, район башлыгы Айдар Салаховның рәхмәт хаты тапшырылды.

Безнең белешмә

Координацион со­ветта исә профсоюзлар оешмасы координаци­он советының районда­гы яңа рәисе сайланды. Әлеге җаваплы урынга Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәт- кәрләренең Минзәлә тер­риториаль бүлегенең актив һәм тырыш рәисе Татьяна Докукина (рәсемдә сул­дан беренче) билгеләнде. Дәүләт учреждениеләре профсоюзына кергән оешмаларда профсоюз әгъзалары, аларның ба­лалары арасында төрле конкурслар еш уздыры­лу профсоюз тормышын тагын да җанландырып җибәрә. Әлеге профсо­юзга кергән оешмалар арасында узган «Хезмәт кагыйдәләрен саклау – балалар күзлегеннән» дип аталган рәсемнәр кон­курсына йомгак ясалды, семинар ахырында исә җиңүчеләргә һәм катна­шучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тап­шырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International