Шушы истәлекле вакыйга белән ветеранны тәбрикләргә Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килде.
Балалар өчен пенсиягә өстәмә гадәти мәгънәдә өстәмә түләү булып тормый. Бу балалы хатын-кызлар өчен пенсия түләүләрен исәпләү шартлары үзгәрү..
Республика халкыннан сатып алына торган сөткә бәяләр мониторингы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
Район мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август конференциясе “Милли максатлардан һәм стратегик бурычлардан яңа сыйфатлы белем алуга” дигән темага үтте. Конференция эшендә заманча белем бирү, инновацион технологияләр үсеше, “Мәгариф” милли һәм “Цифрлы мәктәп” федераль проектларын тормышка ашыру кебек актуаль мәсьәләләр каралды.
Начар метеорологик күренешләр: 28 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 16-21 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә.
“Калморза” хуҗалыгы комбайнчысы Андрей Кауров(рәсемдә) 20490 центнер ашлык суктырып район комбайнчылары арасында икенче урынны били.
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм Минзәлә районы кунаклары! Сезне Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәргә чакырабыз!
«Бик матур һәм яхшы традиция бар - Республика көне алдыннан Казан Кремленә иң яхшы, үрнәк гаиләләрне чакыру. Гаилә - дәүләтнең нигезе, һәм без булган барлык гаилә кыйммәтләренә сак карарга тиеш", - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә чыгышын шушы сүзләрдән башлады.
Агро-сәнәгать комплексы хуҗалыкларының комбайннары янгын сүндергечләр белән тәэмин ителгән, шулай ук комбайннар отряды составына янгын сүндерү сыемы куелган техника кертелгән.
Начар метеорологик күренешләр: 27 августта иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда урыны белән секундына 17 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан көчле җил (Казанда да) һәм яшен көтелә.