Начар метеорологик күренешләр: 28 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 16-21 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Вакыты белән яңгыр, көндез аз гына. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан 8-13 м/с, урыны белән көчле 16-21 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +7..+9º, көндез максималь һава температурасы +11..+13º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Вакыты белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан 8-13 м/с, урыны белән көчле 16-21 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +6..+11º, көндез максималь һава температурасы +10..+15º.