Андрей Кауров икенче урында бара. Ә беренче урында кем?

2019 елның 27 августы, сишәмбе

“Калморза” хуҗалыгы комбайнчысы Андрей Кауров(рәсемдә) 20490 центнер ашлык суктырып район комбайнчылары арасында икенче урынны били.

 

Район комбайнчылары ярышында “Мензелинские зори” агрофирмасы комбайнчысы Ильсур Гайфиев басуларда  эшләүче 76 комбайнчы арасында беренче урында бара.

Районыбызның бердәнбер хатын-кызы Венера Бикмухаметова Дон-1500 комбайнында 7340 центнер ашлык суктырып Дон комбайнчылары арасында беренче урында бара. Бүгенге көндә районыбызның 28 комбайнчысы ярыш йөкләмәсен үтәделәр, шушы көннәрдә район башлыгы премиясен алачаклар.  Районыбызның барлык агрофирмаларында һәм хуҗалыкларында да урып-җыю комплексы хезмәткәрләрен кызыксындыру чаралары эшләнгән.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/andrey-kaurov-ikenche-urynda-bara-berenche-urynda-kem

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International