Урып-җыю эшләре барышында ашлык җыючы комбайннарның сакланышы һәм төзеклеге

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Агро-сәнәгать комплексы хуҗалыкларының  комбайннары янгын сүндергечләр белән тәэмин ителгән, шулай ук комбайннар отряды составына янгын сүндерү сыемы куелган техника кертелгән.

Механизаторларның тиешле категориясе бар, комбайннарны чиста, төзек тоту һәм көндәлек техник хезмәт күрсәтү - алар тырышлыгы белән. Ашлык җыючы комбайннарны эксплуатацияләүдә кимчелекләр кече хуҗалык формаларында ачыкланды.

Фермер хуҗалыклары башлыклары тиешле тәртиптә теркәлмәгән техниканы эксплуатациялиләр, тракторист-машинист таныклыгы булмаган затларга катлаулы техника белән идарә итүгә юл куялар. ачыкланган кимчелекләр буенча ике административ эш кузгатылды, әңгәмәләр уздырылды һәм ашлык җыючы комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча аңлатмалар бирелде.

Ашлык җыючы техниканың сакланышын тәэмин итү, имин эксплуатацияләүне тәэмин итү, урып-җыю барышында кимчелекләрне булдырмау максатларында, ТР Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе боерыгы нигезендә Минзәлә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге "Комбайн операциясе" шартлы исеме астында Актаныш районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы белән берлектә үзара тикшерү уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International