Киңәшмәгә килүчеләрне яшь армиячеләр, мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте вәкилләре каршылады.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, райондагы барлык мәгариф оешмаларыннан делегация булып укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, тәрбиячеләр, педагогик хезмәт ветераннары катнаштылар.
Кунаклар театр фойесында районның мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәне карадылар. Монда робототехника үсешенең проектлары, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, “Туган ягым Татарстан” балалар иҗаты күргәзмәсе, талантлы балалар эшләре белән танышырга мөмкин иде.
Район башлыгы Айдар Салахов район мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы башлану белән котлады, уңышлар теләде. Педагогларга мөрәҗәгать итеп, болай диде:
–Сезнең эшегез үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, сыйфатлы белем бирүгә багышланган. Елдан-ел без район мәгариф системасына яңалыклар кертәбез. Һәр елны биналарга капремонт үткә релә, яңалары төзелә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирү өчен бөтен шартлар тудырылган. Ресурс үзәге булган педагогия көллияте белән берлектә, инновацион технологияләр аша бөтен көчне сыйфатлы белем бирүне күтәрүгә һәм яхшы тәрбия бирүне көчәйтүгә юнәлдерергә тиешбез. Районда мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә өч телне өйрәтү (татар, рус, инглиз телләрен), робототехника, хореография, юл хәрәкәте иминлеге занятиеләре буенча тиешле тәҗрибә тупланды. Бу юнәлештә башка районнар тәҗрибәсен дә кабул итәргә һәм аны көндәлек тормышта кулланырга кирәк.
Районның мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин 2018-2019 елгы уку елы нәтиҗәләре, яңа сыйфатлы белем алуга ирешү юллары турында сөйләде, 2019-2020 елгы уку елына бурычлар белән таныштырды. Мәгариф учреждениеләренең эше турында сөйләгәндә, җитешсезлекләрне билгеләп үтте, уңышларга тукталды (Наил Габдуллинның докладыннан тулырак материалны “Минзәлә-Мензеля” газетасының алдагы санында укырсыз).
Инновацион технологиядән башка белем бирү мөмкин түгел, аның сыйфаты да түбән була. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия-белем бирү һәм методик эшләрдә яңа заманча технологияләр актив файдаланыла хәзер. 1 нче балалар бакчасы мөдире Ирина Спиридонова да үзенең чыгышында шушы хакта сөйләде.
Чыннан да. Һәр яңа уку елында район мәктәпләрендә зур үзгәрешләр була. Хуҗәмәт урта мәктәбе дә яңа уку елын шундый яңалыклар белән каршылый. Хәер, 2017 еда федераль программа кысаларында биредә капрремонттан соң спорт залы ремонтланса, 2018 елда барлык уку кабинетларында мебельләр яңартылды. Узган уку елы ахырында мәктәп “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында “Заманча мәктәп” юнәлешендә программага кертелде. Һәм мәктәп “Үсеш ноктасы” үзәге сыйфатында сайлап алынды. Биредә республика бюджеты средстволарына функциональ зоналар ремонтлау бара, җиһазлар да кайтарылачак. Проект кысаларында биредә нинди эшләр алып барылуы, үзәкнең киләчәге турында үзенең чыгышында мәктәп директоры Камил Гәрәев сөйләде.
Информацион технологияләр дә тормышыбызның бөтен өлкәсен колачлап алды. Белем бирү системасын да читтә калмады. 2018 елдан тормышка ашырыла торган “Цифрлы мәктәп” федераль программасы шуның ачык мисалы. Районыбызда 2 нче урта мәктәп базасында шушы проект старт алды. Алдынгы тәҗрибәне тарату буенча электрон белем бирү компетенциясенә ия үзәк буларак, 2 нче урта мәктәп директоры урынбасары Илнар Муллин IТ сыйныфының эш структурасы белән таныштырды, шушы юнәлештә тәкъдимнәр кертте, тәҗрибәләре белән уртаклашты, уңышлары турында сөйләде.
Альберт Хәбибуллин үзенең чыгышында Минзәлә районында мәгариф системасында зур эшләр алып барылганын билгеләп үтте.
– Мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтенең стратегик максаты - икътисадның инновацион үсеше таләпләренә, җәмгыятьнең бүгенге үсешенә тәңгәл килгән белем бирүнең сыйфатын күтәрү. Минзәлә педагоглары дөрес юнәлештә бара. Алда торган бурычларны уңышлы хәл итү республиканың киләчәк социаль-икътисадый үсеш юнәлешенә нигез булып тора.Сездә үрнәк мисаллар булган кебек, күршеләрегез –Актаныш, Мөслим районнарындагы уңай, алга киткән тәҗрибәне дә өйрәнергә вакыт табыгыз. Стратегик бурычларны ничек хәл итүебез дә белем бирүнең сыйфатына бәйле.
Безнең өстәмә
Конференция – ул башкарылган эшләргә йомгак ясау, алга бурычлар билгеләү генә түгел, ул бәйрәм дә, анда иң яхшыларны билгелиләр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшыралар. Бу көнне дә районның тырыш хезмәтләре өчен иң яхшы педагогларын тәбрикләү тантанасы булды.